Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Күнекмәләр ярдәм иткән

Янгын сүндерүчеләр һәм полиция хезмәткәрләре арасында узган ХIII Бөтендөнья уеннарында Түбән Кама янгын сүндерүчесе 10 медальгә ия булган.

Көньяк Кореяда узган ярышларга катнашучылар 40 илдән килгән. Россия җыелма командасы составына Татарстаннан бер генә кеше – янгын профилактикасы бүлегенең әйдәп баручы инженеры Алексей Кузнецов кергән. Катнашучылар олимпия спорт төрләрендә, янгын сүндерү-гамәли дисциплиналар буенча күнегүләр ясауда көч сынашканнар. Алексей җиңел атлетикада – тугыз алтын,  күп төр ярышта бер бронза  медальгә лаек булган. Нәтиҗәдә, Россия командасы өченче урын алган. «Беренче медальне алгач, кыюлык өстәлде. Җиңел атлетика буенча спорт мәктәбендә алган күнекмәләр дә ярдәм итте», – ди Алексей. Өйдә исә аны Альбина һәм бер яшьлек улы Данила көткәннәр.  

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X