Туган як

Көн яңалыгы

Китапханә яңарачак Шәһәребезнең Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә ремонт башланды. 1973 елда ачылган, нык тузган китапханә бинасын ремонтлау өчен, республика программасы буенча, 9 миллион сум каралган. Түбән Кама үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Гөлназ Арсланова әйтүенчә, капиталь ремонт шушы ел ахырына кадәр барып, үзәк китапханә танымаслык булып үзгәрергә тиеш. Рәттән өч көн...

Китапханә яңарачак

Шәһәребезнең Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә ремонт башланды. 1973 елда ачылган, нык тузган китапханә бинасын ремонтлау өчен, республика программасы буенча, 9 миллион сум каралган. Түбән Кама үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Гөлназ Арсланова әйтүенчә, капиталь ремонт шушы ел ахырына кадәр барып, үзәк китапханә танымаслык булып үзгәрергә тиеш.

Рәттән өч көн ял була

Быел 23 февраль - Ватан сакчылары көне дүшәмбегә туры килә. Димәк, киләсе эш атнасыннан соң рәттән өч көн - 21, 22 һәм 23 февральдә ял итеп, сишәмбе көнне, 24 февральдә эшкә чыгасы була, дигән сүз.

Авылларда җыеннар уза

Бу көннәрдә районыбыз авылларында авыл җирлекләре советла-рының һәм башкарма комитетларының 2014 елдагы эшләренә йомгак ясап, 2015 елга бурычлар билгеләнә. Халык җыеннары шимбә көнне - Шәңгәлче, дүшәмбедә Прости һәм Зур Афанас авылларында узды, бүген Сухрауда, Кызыл Чапчакта һәм Каенлыда була. Иртәгә, 11 февральдә - Красный Ключ, Майская Горка һәм Ширәмәт, 12 февральдә - Сосновка, Макаровка һәм Түбән Уратма, 13 февральдә - Елантау һәм Кармалы, 14 февральдә Иске Чишмә авыл җирлекләрендә яшәүчеләр үз җитәкчеләре һәм депутатлары белән очрашып, сорауларын бирә алачаклар.

Иң яхшылар арасында

Шәһәребезнең 70нче балалар бакчасы Бөтен-россия форумында уңышка иреште. Барлыгы 500 мәктәп һәм балалар бакчасы катнашкан әлеге форумда 70нче бакчаны (мөдире - Татьяна Кузьмина), 2014 елдагы эш нәтиҗәләре буенча, «Россиянең иң яхшы 100 мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе» исемлегенә керткәннәр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: