Туган як

Көн яңалыгы

ЗАГСта - кастинг Түбән Кама ЗАГС идарәсе татар телен камил белүче, төскә-биткә матур кызларны үзләрен тантаналарны алып баручы ролендә сынап карарга чакыра. Татар һәм рус телләрендә төрле текстларны (сценарийлар, рәсми хатлар һ.б.) дөрес яза белүчеләргә өстенлек бирелә. Кастинг (ягъни, сайлап алу) 17 февральдә 15 сәгатьтә ЗАГС идарәсе бинасында була. Сорауларыгыз...

ЗАГСта - кастинг

Түбән Кама ЗАГС идарәсе татар телен камил белүче, төскә-биткә матур кызларны үзләрен тантаналарны алып баручы ролендә сынап карарга чакыра.

Татар һәм рус телләрендә төрле текстларны (сценарийлар, рәсми хатлар һ.б.) дөрес яза белүчеләргә өстенлек бирелә. Кастинг (ягъни, сайлап алу) 17 февральдә 15 сәгатьтә ЗАГС идарәсе бинасында була. Сорауларыгыз булса, телефоннан шалтырата аласыз: 43-09-00. Алдан электрон адреска резюме язып җибәрергә дә була: Zagsnk@mail.ru

Депутатлар игътибарына

16 февральдә Советлар йортының кече залында шәһәр советының чираттан тыш сессиясе була.

16 сәгатьтә башланачак сессиянең көн тәртибендә: шәһәр автобус маршрутларында җәмәгать транспорты эшен оештыру турында.

15 февральдә митинг була

Бу атнаның якшәмбесендә, ягъни 15 февральдә, шәһәребездәге сугышчы-интернационалистлар һәйкәле янында митинг була.

Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 26 ел тулу көненә багышланган бу митинг иртәнге сәгать 10да башлана.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: