Туган як

Көн яңалыгы

Солдатларга - күчтәнәч Түбән Кама хатын-кызлары җәмәгать оешмасы "Материнский пирог - солдату" акциясе уздыра. Әгәр дә үз туган йортларыннан еракта хәрби хезмәт үтүче солдатларны үз аналарыдай сөендерәсегез килсә, тәмле камыр ризыгы - татлы бәлеш һ.б. пешереп, 19 февральдә агропромышленность колледжына яки 20 февральдә иртәнге сәгать 10нан көндезге 11гә кадәр хәрби...

Солдатларга - күчтәнәч

Түбән Кама хатын-кызлары җәмәгать оешмасы "Материнский пирог - солдату" акциясе уздыра.

Әгәр дә үз туган йортларыннан еракта хәрби хезмәт үтүче солдатларны үз аналарыдай сөендерәсегез килсә, тәмле камыр ризыгы - татлы бәлеш һ.б. пешереп, 19 февральдә агропромышленность колледжына яки 20 февральдә иртәнге сәгать 10нан көндезге 11гә кадәр хәрби частька (Спортивная урамы, 19 а йорт, элекке балалар бакчасы бинасы) китерегез. Ватан каршындагы бурычын үтәүдән качып йөрүче замана куркакларыннан аермалы буларак, бу кыю егетләрне Ватан сакчылары көне уңаеннан котлап, аларга тәмле ризык белән сыйлыйк әле, уңган хуҗабикәләр.

Кыш озату - 22 февральдә

Быел шәһәребездә Кыш озату бәйрәме 22 февральдә Халык иҗаты йорты каршында һәм "Җәлил" кинотеатры белән ике арадагы мәйданда узачак.

Бәйрәм иртәнге 10да башланып, 15 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк, ә аны ачу тантанасы сәгать 11дә үткәрелә. Биредә концертлар, төрле уеннар, күңел ачулар һәм, әлбәттә инде, бәйрәм сәүдәсе дә оештырылачак.

Миңнеханов кабул итә

Иртәгә, 18 февральдә, Татарстан Республикасының юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе (ГИБДД) начальнигы Рикать Миңнеханов Түбән Камада халыкны кабул итәчәк.

Аның янына сез күрсәтелгән көндә көндезге сәгать 11дән 12 кадәр ГИБДД бүлегендә (Студентлар урамы, 25а, өченче кат) керә аласыз. Алдан ГИБДД бүлегенең кабул итү бүлмәсендә (306нчы кабинет) язылып куярга кирәк. Белешү өчен телефоннар: 39-19-88, 39-16-50.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: