Туган як

Көн яңалыгы

Разил Вәлиев кабул итә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Разил Исмәгыйль улы Вәлиев 24 февральдә Түбән Камада үзенең 26нчы Актүбә округы сайлаучыларын кабул итә. Сез аның белән күрсәтелгән көндә иртәнге сәгать 10нан көндезге 12гә кадәр шәһәребезнең Студентлар урамындагы 9нчы йортта урнашкан кабул итү бүлмәсендә очраша аласыз. Депутатлар игътибарына! 24 февральдә...

Разил Вәлиев кабул итә

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Разил Исмәгыйль улы Вәлиев 24 февральдә Түбән Камада үзенең 26нчы Актүбә округы сайлаучыларын кабул итә.

Сез аның белән күрсәтелгән көндә иртәнге сәгать 10нан көндезге 12гә кадәр шәһәребезнең Студентлар урамындагы 9нчы йортта урнашкан кабул итү бүлмәсендә очраша аласыз.

Депутатлар игътибарына!

24 февральдә 14 сәгатьтә Советлар йортында муниципаль район һәм шәһәр советларының берләштерелгән сессиясе була.

Көн тәртибендә: 1. Муниципаль район башлыгы, шәһәр мэрының 2014 елгы эшчәнлеге турында отчет. 2 Муниципаль район һәм шәһәр советларының 2014 елдагы эшчәнлеге турында отчет. 3. Муниципаль район һәм шәһәр башкарма комитетларынң 2014 елдагы эшчәнлеге турында отчет. 4. Муниципаль район контроль-хисап палатасының 2014 елдагы эшчәнлеге турында отчет. 5. Шәһәр советының 2015 елга эш планы турында. 6. Төрле мәсьәләләр.

Кузнецов урынына

Шәһәр советы карары белән, депутат Кузнецов Алексей Геннедьевичның вәкаләтләре срогыннан алда юкка чыгарылды.

Бердәм сайлау округы буенча, "Единая Россия" партиясеннән күрсәтелгән кандидатлар исемлеге белән депутатлыкка узган Кузнецовтан бушаган мандат Наполов Алексей Сергеевичка тапшырыла. Әлеге Наполов та "Единая Россия" партиясеннән күрсәтелеп, теркәлгән кандидатлар исемлегендә булган, әмма сайлау вакытында аңа депутат урыны җитми калган.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: