Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Күлмәк алырга Чаллыга...

Күлмәк кенә түгел, башка әйберләр алырга да күп кенә түбәнкамалы күрше Яр Чаллы шәһәренә йөри. Сәбәбе бик гади – анда бәяләр күпкә арзан.

Дөрес, күлмәк аласы килгән саен Чаллыга йөри башласаң, бернин­ди файда да булмаячак. Ә инде гаилә белән киенергә, берәр зур­рак әйбер алырга барган очрак­та, шактый акчаны янга калды­рырга була.

Мәсәлән, әле күптән түгел генә җәйге аяк киемен анда 900 сум­га алган булсак, Түбән Кама­да шундый ук аяк киеме 1200 сум тора. Нигә шундый аерма икәнен процентка торучы са­тучылар әйтергә курка, ә товар хуҗасының җавабы кыска: «Нин­ди бәя куясым килә – шуны куям. Ошамаса, алма». Ярар, базар-базар инде, кешегә акыл сатып булмый. Тик сатып алучыларга мондый караш булганда, «сәүдә бармый, базарга кеше аз йөри» дип зарланырга кирәкми алайса. Безнең шәһәрдә сәүдә үзәкләре белән дә шул хәл. «Ташламалы бәяләр» дип реклама таратсалар да, ташламасы гына күренми. Әйтик, фатирыңа ремонт ясый­сы булса, кирәк-яракны Яр Чал­лыдан алып кайту күпкә отышлы. Чөнки әлеге дә баягы пробле­ма: сайлау мөмкинлеге дә зур, бәяләр дә арзан. Алай гына да түгел, бер үк компания Түбән Камада югарырак бәя куя. Мин Чаллы безгә иң якыны булган­га гына аның белән чагышты­рам. Кечкенә генә Мамадыш шәһәрендә дә әйберләр шактый арзан. Әйтик, бер үк кибетләр челтәрендә суыткыч Түбән Ка­мада бер бәядә, Мамадышта – икенче.

Бәяләрнең шәһәрдә чагыштыр­мача кыйммәт булуның сәбәбен бик җиңел аңлаталар. Янәсе, безнең шәһәрдә эре заводлар күп һәм бар түбәнкамалы да ак­чаны көрәп ала. Беренчедән, заводта да гади эшчеләргә мил­лионнар түләнми, икенчедән, заводта эшләүчеләрдән тыш, шәһәрдә бюджет өлкәсендә эшләүчеләр, аз пенсия алучылар да яши. Пенсионерлар арзан бәя эзләп шәһәрнең бер башыннан икенчесенә йөреп чыкса да, так­сига яки автобуска утырып баш­ка шәһәргә чыгып китә алмый.

Бу хакта шәһәрдәшләребез ин­тернет челтәрендә кызу бәхәс алып бара. «Чәшке тун алырга Чаллыга бардым. Анда мин кы­зыккан тунның бәясе болай да арзан иде. Сатучы ташлама да ясады, шактый арзанга алдым тунымны», дип яза Алия Сафи­на. «Без пластик тәрәзәләрне Чаллы фирмасыннан ясатып алдык. Аерма – алты мең сум», – ди шәһәрдәшебез Илнур Хә-кимов. Зөлфия Гәрәева хәтта суыткычны да күрше шәһәрдән алып кайтуларын күрсәткән: «Машинабызның прицебы бар, ягулыкка ул кадәр үк акча китми. Әйе, әйберләр шактый арзан. Базарда гына түгел, кибетләрдә дә шул», – ди ул.

Бәяләр хакындагы сорауларны мин Сәүдә һәм кулланучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге на­чальнигы Марат Вафинга бир­дем.

– Сезнең борчылу урынлы. Тик бу – эшмәкәрлек бит. Сатучы бәяне үзе куя. Без моңа берничек тә каршы килә, киртә куя алмыйбыз, – дип җавап бирде ул. Бәяләр арасындагы аерманы Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең берен­че урынбасары Радмир Беляев­ка да җиткердем. Ул төзелеш материалларының безнең шәһәрдә чыннан да югарырак бәядә булуы белән килешеп, сәүдә үзәкләренең дәрәҗәсе (өлкә яки федераль күләмендә) төрле булуын әйтте. Ә башка әйберләргә куелган бәяләрне өйрәнергә һәм ачыклык кертергә вәгъдә бирде.

Әлегә түбәнкамалылар күрше Чаллыга йөрүләрен дәвам итә. Ә бу – күпмедер дәрәҗәдә шәһәр бюджетына керәсе акча чит шәһәргә китә дигән сүз.

Энҗе Галиева

Фото https://pixabay.com сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев