Туган як

Күләме дә, сыйфаты да яхшы булсын

Хәзерге вакытта Түбән Кама районындагы 15 авыл җирлегендә 61 торак пункт бар. Авылларда яшәүче 37 мең кешенең 1580е генә авыл хуҗалыгында хезмәт куя. Ә шәһәр җитәкчелеге фикеренчә, үз хуҗалыгыңны үстерү өчен мөмкинлекләр күп, дәүләт тә ярдәм итеп тора. Бу нисбәттән, «Коvёр» яшьләр үзәгендә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчелеге, авыл җирлекләре, фермерлар һ.б. катнашында районда активлыкны арттыру буенча түгәрәк өстәл узды.

Нәтиҗәләр шатландыра

Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов башта кыскача гына эш нәтиҗәләре белән таныштырды. Чыннан да, горурланырлык нигез бар. Быел 75 мең тонна бөртекле культура җыеп алынган. Дөрес, яшелчә һәм бәрәңге белән хәлләр алай ук шәп түгел, әмма ярыйсы гына. «Орсис-АГРО» (элекке «Бәхетле-АГРО») ҖЧҖ, «Түбән Кама» агрофирмасы һәм «Земляки» крестьян-фермер хуҗалыгы – иң зур уңыш җыючылар арасында.
Сөт буенча да күрсәткечләр яхшыра бара – тугыз ай эчендә 24859 тонна сөт савылган (узган ел белән чагыштырганда, 12 процентка арткан). Шулай ук «Орсис-АГРО» предприятиесе һәм РПК Прикамский «Союз Агро» ҖЧҖ савым буенча үзләрен югары дәрәҗәдә күрсәтә алган.
Ит җитештерү буенча да зарланып булмый: гыйнвар аеннан сентябрьгә кадәр 15185 тонна җитештерелгән. Гомумән алганда, 9 ай эчендә керемнең күләме 2,4 миллиард сум тәшкил итте. Узган ел белән чагыштырганда, күрсәткеч бермә бер диярлек арткан.
Шулай да, гомуми күрсәткечләргә игътибар биргәндә, сыйфат, нишләптер, онытыла. Район башкарма комитетының беренче урынбасары Радмир Беляев бу мәсьәләгә аерым тукталды. Тапшырылган сөтнең шактый өлеше СанПиН таләпләренә туры килми икән. Хәтта лейкоз табылу очраклары да теркәлгән. Югыйсә, авыру сыерларны сәламәткә алыштыру буенча дәүләт программасы да эшли. Аннары бәрәңге һәм башка яшелчә сортларының да уңышы төрлечә була. Кайберләре бер-ике ай узуга бозыла башлый. Ә мондый сыйфатсыз продукцияне кая тапшырып була?

Үсәргә мөмкинлек бар

– Районда бүгенге көндә биш зур авыл хуҗалыгы берләшмәсе, 80нән артык крестьян-фермер хуҗалыгы авыл хуҗалыгы эшләре белән мәшгуль: шуларның 65 ендә терлекчелек белән шөгыльләнәләр, 43е – гаилә фермалары. Районда нибары 3500 баш сыер асрала, 2000 хуҗалык терлек тота. Бу, әлбәттә, аз. Үсәргә мөмкинлек бар, – дип ассызыклады Альфред Нигъмәтҗанов.
Әлбәттә, бар! Хәзерге вакытта тугыз дәүләт программасы уңышлы гына эшләп килә. Районыбызда крестьян-фермер хуҗалыкларына һәм шәхси хуҗалыкларга субсидия буенча 23 миллион сумнан артык бирелгән. Әйтик, «Гаилә терлекчелек фермалары үсеше» программасы буенча Зәйнуллиннар гаиләсе 13 мең тавык сатып алу өчен 5 миллион 335 мең сумга грант откан; тагын дүрт кешегә «ТРда үз эшләрен башлаучы фермерларга ярдәм» программасы буенча 9 миллион сум тапшырылган, тагын бер 9 миллион сумны «Агростартап» программасы буенча өч крестьян-фермер хуҗалыгы бүлешә.
Мини-фермалар булдыруга аерым игътибар бирелгән. Хәзерге вакытта районда савым сыерлар тотучы 26 мини-ферма исәпләнә. Тагын 15 гариза тапшырылган. Кызганыч, әмма дүрт хуҗалыкка, быел ризалык бирелмәгән. Алар сыерларын авыл хуҗалыгы министрлыгы китабына кертмәгән икән. Кайберләре кишәрлекләрен шәхси хуҗалык буларак теркәмәгән. Радмир Беляев авыл җирлекләре башлыкларын да, җитәкчеләрне дә ярдәмгә чакырды.
Ярминкә эше дә бик үк ук шәптән бармый икән. Әйтик, Көньяк урамында сатып торырга теләүчеләр аз. Очрашуда катнашкан фермерлар аны яңа «Эссен» сәүдә үзәге янына күчерүләрен сорадылар. Күптән түгел төзелгән йортларда яшәүче яшь гаиләләр уңышларын актив сатып алачаклар, дигән фикердә. Радмир Беляев бу мәсьәләне шәһәр мэры белән очрашкач күтәрергә вәгъдә бирде.

Хезмәттәшлек тә кирәк

Аннары чыгыш ясарга Евгений Абрамовны чакырдылар. Монысы «Нижнекамский» кулланучылар кооперативы җитәкчесе икән. Евгений үзе эше турында тәфсилләп сөйләде.
– 2018 елның май аенда эшебезне ике «автолавка» сатып алып башладык. Башта шәһәрдән ерактагы 26 авылга товарлар ташыдык. Ул елда беренче керем 3,9 миллион сум тәшкил итте. Аннары фермерлардан яшелчә, шул исәптән, бәрәңге сатып ала башладык, әзер продукцияне эшкәртү цехын ачтык. Шулай ук икенчел калдыклар, ягъни катыргы, кәгазь, полиэтилен, пыяла җыеп тапшырабыз, куллану вакыты узган электр батарейларын да җыярга ниятлибез, – дип тезеп китте ул.
Район буенча сөтне 25 сумга сатып алалар. Инде мал сую цехы ачар өчен документлар әзерли башлаганнар. Ул СанПиН таләпләренә туры килеп төзеләчәк һәм эшләячәк, әмма көненә суемга нибары алты баш терлек кабул итәчәкләр икән.
Үсемлекчелек белән шөгыльләнүчеләргә орлык сатарга планлаштыралар. Евгений Абрамов әйтүенчә, алар кайтарган орлык яхшы сортлы һәм шул ук вакытта арзан булачак.
Альфред Нигъмәтҗанов кооператив белән хезмәттәшлек итүнең мөһимлегенә басым ясап, фермерларга анда әгъза булып теркәлергә тәкъдим итте.
Быел тагын өч кооператив теркәлгән. Шуларның берсе – «Алан», ул матди-техник база үсешенә 38,9 миллион сумлык грант откан.
Очрашуны фермерлар көтеп алган икән. Сораулар төрле яктан яуды: кемдер эшчеләренә яшәргә урын таба алмый, кемдер җитәкчесе (совхоз директоры) белән тыныша алмый, кемдер эшен башлап җибәрер иде дә, документларын кабул итмиләр... Радмир Беляев мондый түгәрәк өстәлләрне ешрак үткәрергә тәкъдим ясады.
– Съезд оештырып, авыл хуҗалыгы министрын чакырып, сорауларыбызны җиткерик. Аннары республика кооператорлары cъездына да барырга ниятлим, – дип уртаклашты ул планнары белән.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

Фото e-nkama.ru cайтыннан алынды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: