Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Күл чистарачак

Тиздән Пионер күленең төбен чистарту һәм аның тирәсен яхшырту эшләре башланачак.

Башта күлнең тирәнлеген, су составын, флорасын, фаунасын өйрәнәчәкләр. Шушы уңайдан, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Әхмәтов рәислегендә эшлекле киңәшмә узды. Анда Казан федераль университеты һәм «Түбән Кама Нефтехим» предприятиесе вәкилләре катнашты.
Хәзерге вакытта халык телендә «Пионер күле» дип йөртелсә дә, аның беренче чын атамасы Кара күл икән. Ул Красный Ключ бистәсе территориясендә урнашкан һәм биредәге иң зур сулыкларның берсе булып исәпләнә. Күл артык тирән булмаганлыктан, анда аккошларны еш күрергә була, чөнки бу кошларга сай урыннан азык табу җиңел. Октябрь ахырына кадәр аккошлар төркеме бер-берсен алмаштырып тора. Пионер күлендә балыкчыларны да еш күрергә була. Чөнки күл суында чуртан, корбан, алабуга, чабак балыклары үрчи.
Җәй коры килгәнлектән, сулык саега башлаган. Һава җитмәү сәбәпле, балыклар үлү очраклары да була икән. Шуңа күрә күлгә экологик экспертиза үткәрү бик мөһим. Казан федераль университеты вәкилләре күлнең экологик торышы буенча мониторинг әзерләячәк. Бу эшләр җирле бюджеттан финансланачак.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X