Туган як

«Китапханәләрдә битарафлар эшли алмый...»

Түбән Камада иң беренче китапханә 1961 елда Төзүчеләр бистәсендә 19 квадрат метр мәйданлы бүлмәдә, 2217 данә китап фонды белән ачыла. Алга таба ул 10 мең данә фонды белән сәнәгать базасындагы «Төзүче» клубына күчерелә. Беренче китапханәче Мәкъбүлә Рәшит кызы Бакирова биредә 32 ел хезмәт куя. Бүгенге көндә Түбән Кама китапханәләре ничек яши? Нинди яңалыклар, үзгәрешләр кичерә? Болар хакында без үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе Гөлназ Рәмзил кызы АРСЛАНОВА (фотода) белән сөйләштек.

– Гөлназ Рәмзилевна, китапханә системасында ничә ел хезмәт куясыз?
–2004 елда Казан мәдәният һәм сәнгать институтының дүртенче курсында укыганда Татарстан Милли китапханәсенең методик бүлегенә ярты ставкага эшкә урнаштым. Төшкә кадәр укыйм да эшемә йөгерәм. Яраткан һөнәремә хезмәт итү укуымны бик уңышлы тәмамларга, диплом алырга көч-энергия бирде, дияр идем. Дипломлы белгеч булгач, «Китапханә хәбәрләре» журналы редакциясендә мөхәррир булып эшләдем һәм 2008 елда туган ягыма – Түбән Камага кайтырга карар кылдым. Монда китапханәләр системасының  китап туплау һәм эшкәртү бүлегендә, методик бүлектә, кадрлар бүлегендә эшләп, хезмәт чыныгуы, эш тәҗрибәсе тупладым. 2014 елның октябреннән үзәкләштерелгән китапханәләр системасын җитәклим.
– Китапханәче хезмәтен бик җиңел-җайлы итеп, китап биреп-алып утыручы итеп кенә күз алдына китерәләр. Бу хакта сезнең фикерегезне ишетәсе килә?
– Бу сүзләрне безнең системада эшләмәгән, аның эчендә кайнамаган кешеләр генә әйтә ала. 
Ә китапханәче хезмәте бик кызыклы, мавыктыргыч һәм бер үк вакытта бик мәшәкатьле дә. Шуңа да биредә бары үз һөнәренә фанатларча бирелгән, укымышлы, яңалыклардан хәбәрдар, әдәбият дөньясында иркен йөзүче, тирән белемле хезмәткәрләр генә эшли ала да. Алар китаплар фондын тиешле бер тәртиптә тота: басмаларны систематик өлкәләр һәм алфавит тәртибендә урнаштыра. Китапханәче һәр китапның кайда икәнен генә түгел, эчтәлеген дә бик  яхшы белергә тиеш. Әлбәттә, төп бурычыбыз  – китап укучылар белән эшләү. Формулярны тутыру гына түгел, һәркөнне аңа статистика ясап, китапханә көндәлегенә кертү мәҗбүри. Китапханә системасы зур бер гаилә кебек бит ул: шәһәрдә – 16, авылларда – 28, Кама Аланында 2 китапханә эшли. Барыбыз да бергәләп, тырышып, дустату эшлибез һәм яшибез. Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәнең ВКонтакте челтәрендә, Инстаграмда үз төркемнәре бар. Соңгы яңалыкларны, алдагы көннәрдә уздырылачак чаралар турында мәгълүматны шунда кереп белеп була.
– Хәзерге вакытта китапханәләргә дә  компьютерлар, Интернет, WI-FI үтеп керде. Cез аларны эшегезнең кайсы өлкәләрендә кулланасыз?
–Интернет, WI-FI һ.б. – бүгенге заман таләбе. Китапханәләрдә АБИС (автоматлаштырылган китапханә-мәгълүмат системасы) Руслан программасы куелган. Хәзер китапханәчеләр Милли китапханәнең автоматлаштыру бүлеге белгечләре белән тыгыз элемтәдә тора, китап эшкәртү, газета-журналларга язылу, электрон каталог төзү буенча автомат режимда эшли. Руслан программасы буенча 2012 елдан һәр кайткан китапка штрих-код куела. 2017 елдан китап укучыларга китаплар электрон билет аша бирелә, шул китапларның исәбен алу да электрон формада башкарыла. 
Китапханәләрдә 1996 елдан электрон каталог алып барыла. Ул 1996 елдан башлап кайткан китапларны үз эченә ала. 2018 елдан зур җаваплы эш башлап җибәрдек, барлык китап фондын (705 мең данә) кәгазь каталогтан электрон каталогка әйләндерә башладык. Аудио һәм видео форматтагы китаплар уку мөмкинлеге тудырдык: аларны уку өчен китапханәләрдә планшетлар, наушниклар булдырдык, укучылар үз планшетлары белән килеп тә эшли ала.
Бүгенге көндә Түбән Кама китапханәләр берләшмәсенең сайтын булдыру өстендә эшлибез, зур мәгълүмати мөмкинлекләр бирәчәк әлеге зур хезмәт китапханә эшендә иң перспектив юнәлеш булып торачак. Әлеге өлкәдә тагын бер зур проект – Түбән Кама муниципаль районының Әдәби картасын төзеп, аны Бөтен-рәсәй күләмендәге Әдәби картага тоташтыру. Анда төбәгебезнең күренекле әдипләре, биредә туып, яшәп киткән илдә-көндә билгеле шәхесләр хакындагы мәгълүматлар, шәһәрдә һәм райондагы истәлекле урыннар турында сөйләүче язмалар урын алачак.
– Бу өлкәдә тагын бер яңалык – электрон уку билетлары. Бу хакта тәфсилләбрәк сөйли алмассызмы икән?  
– Әйе, электрон билетларны 2017 елдан тарата башладык. Ул караңгы яшел төстә, пластиктан ясалган, банк картасын хәтерләтә. Аның белән теләсә кайсы китапханәгә барырга, шул исәптән республикабызның башка шәһәрләрендә булып та, андагы китапханәдән кирәкле китапны алырга була. Элек китапханәгә язылу өчен яшәү урынына теркәлү кирәк булса, хәзер, бердәм база барлыкка килгәч, күпкә җиңелрәк. Түбән Кама укучыларына әлегә 10 мең электрон уку билеты таратылды, киләчәктә бу эшне дәвам итүне күздә тотып, яңа билетларга заказ бирдек. Берләшмәбездә 98 мең китап укучы исәпләнә, билетны һәркайсына өләшәчәкбез. Сүз уңаеннан, мәктәп картасы да электрон уку билеты буларак кулланыла ала.  
– Гөлназ ханым, бүген без китапханәчеләрне шәһәркүләм зур чараларда, түбәнкамалылар бик яратып йөри торган паркларда еш күрәбез. Әлеге гамәлләр китапханәче һөнәренә бүгенге заман таләбеме?
– Бик дөрес әйтәсез, бүгенге чор китапханәчеләре китапханәләрдә генә утырып тора алмый, кызыклы китапларыбызны алып, укучылар янына үзебез дә барабыз: мәктәпләрдә, балалар бакчаларында һәрчак көтеп алынган кунаклар без. Паркларда күптөрле чаралар уздырабыз. Әле күптән түгел генә Габдулла Тукай исемендәге ял паркында «Укучы Түбән Кама» дигән зур китап фестивале уздырдык. Берничә ел дәвамында шәһәр Сабантуенда «Әдәби алан» оештырып, шәһәрдәшләребезне яңа китап-журналлар белән таныштырабыз. Ә быелгы милли бәйрәмебездә республика буенча игълан ителгән бөек язучы Лев Толстой һәм 200 еллыгы уңаеннан Диния назәрәте тарафыннан игълан ителгән, милләтебезнең бөек шәхесе Шиһабетдин Мәрҗани иҗатларына багышлап оештырылган тирән эчтәлекле, зәвыклы күргәзмә-инсталляцияләр оештырып, түбәнкамалыларны алар белән таныштырдык. Атнаның һәр чәршәмбесендә Тукай паркында «Әдәби чәршәмбе» проекты үз эшен дәвам итә, 19.00 сәгатьтә теләгән һәр түбәнкамалы ачык һавада  кинофильмнар карый ала.
– Бүгенге көндә Түбән Кама китапханәләр берләшмәсенең китап фонды ничә данә тәшкил итә?
– Бүгенге көндә гомуми фондыбыз 705 мең данә. Китапханәләрне яңа китаплар белән Татарстан китап нәшрияты тәэмин итә. Бу басмаханәдә чыккан китапларның 85 проценты республика китапханәләренә таратыла. Вакытлы матбугатка язылу буенча безгә җирле бюджет нык булыша, ел да зур күләмдә финанс бүлеп бирә, шуңа күрә дә без укучыларыбызны яңа газета-журналлар белән тәэмин итәбез. Ни кызганыч, хәзер китап сатып алуга федераль бюджеттан акча күчерелми, тик без китаплар фондының укучы ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек булуын даими кайгыртып торабыз, бу юнәлештә спонсорлар эзлибез, башка алымнар белән эш итәргә омтылабыз. 
Мәсәлән, китапханәләр  «Литрес» электрон китапханәсенә тоташтырылган һәм бу бездә булмаган әдәбиятны электрон китап итеп укырга мөмкинлек тудыра.   2015 елда – әдәбият елында «Китапханәгә китап бүләк ит» акциясе уздырган идек. Китап сөюче түбәнкамалылар фондны 3 мең данәгә баеттылар. Мондый ярдәм, бер яктан караганда, сөендерсә, ә икенче яктан, борчу да тудыра. Димәк, өйләрдә китапларга урын калмаган, китап укырга кешеләр буш вакытларын азрак сарыф итәләр, интернет дөньясында күбрәк утыралар, дигән сүз. Мин үзем моны вакытлы күренеш дип уйлыйм, чөнки бөтен дөнья киредән традицион китапларга кайта башлады. Бу күренеш бездә дә озакламас дип уйлыйм.
– Димәк, Түбән Камада әдәбият белән кызыксыналар, китапханәләргә йөриләр?
– 5-6 ел элек китапханәләргә йөрүчеләр саны шактый кимегән иде. Ул вакытта планшетлар, смартфоннарның модага кергән чагы иде. Бар халык шуларга мөкиббән китте. Ә менә соңгы елларда кешеләр китапханәләргә күпләп йөри  башладылар. Менә бүген дә Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә яныннан уздым, ачылырга әле ун минутлап вакыт бар, ә ишек янында биш-алты кеше басып тора. Бераздан кызыксынып тагын бер кат кердем, сөенерлек хәл: кемдер инде өстәл артында укып утыра, кемдер китап сайлау белән мәшгуль, кайбер әти-әниләр үзләре белән балаларын да ияртеп килгәннәр. Күренекле шагыйрь Мөдәррис Әгъләмнең «Китап укып, елый белгәннәрнең – күңелендә булмый каралык», – дигән шигъри юллары искә төшеп китте. Күңелләр күтәрелеп, эшләү дәрте артып китә! 
– Хәзер китап уку өчен шартлар да бик әйбәт...
– Әйе, кешеләр өчен уңайлы шартлар тудырырга тырышабыз. «Апуш» балалар китапханәсе һәм Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә кебекләр Рәсәй буенча бары Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта гына бар иде, инде менә күреп торасыз: Түбән Кама да шундый китапханәгә тиенде. Моның өчен шәһәр җитәкчелеге белән бездән – китапханәчеләрдән дә ныграк шатланган кеше булдымы икән? 
Бөтен уңайлыклар тудырылган, заман техникасы белән тәэмин ителгән яңа форматтагы китапханәдә эшләү үзе бер мәртәбә бит! 
–  Татарстанда безнең үзәк китапханә кебек яңа форматтагы китапханәләр барлыкка килмәдеме соң әле?
– Г.Тукай исемендәге китапханә ачылу тантанасына килгән Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов республикабызның һәр район башлыгына бирегә килеп тәҗрибәне өйрәнергә кушты. Төрле районнар башлыклары, мәдәният идарәсе һәм китапханәләр системасы җитәкчеләре составында күп кенә делегацияләр килеп киттеләр. Белүемчә, Мөслимдә, Сарманда китапханәләргә капиталь ремонт ясалып, заманча җиһазлар белән тәэмин ителделәр. Бүгенге көндә Зәй, Актаныш үзәк китапханәләрендә ремонт эшләре башланды. Димәк, боз кузгалды, китапханәләргә игътибар артты дигән сүз бу.
– Мөмкинлекләре чикләнгән укучылар категориясе дә бар бит. Алар өчен китапханәләрдә ниләр эшләнә?
– Тукай урамы 20 нче йортта начар күрүчеләр өчен махсус китапханә эшли. Шуңа өстәп әйтеп китәргә кирәк, алар өчен Брайль шрифтында бастырылган китаплар һәр китапханә-филиалда бар. Хезмәткәрләребез әлеге контингент укучылар өчен берсеннән-берсе кызыклырак чаралар, бәйге-конкурслар үткәреп, аларны әдәбиятка җәлеп итәләр. «Барьерсыз Түбән Кама» программасы нигезендә, һәр китапханәдә алар өчен каршылыксыз керү-чыгу юллары ясалган. Без аларны китапханәбездә узучы чараларга даими чакырабыз.  
–  Гөлназ Рәмзилевна, авыл китапханәләре Түбән Кама китапханәләр системасының зур бер өлешен тәшкил итәләр. Алар бүгенге көндә ничек яши?
– Мәдәният йортларын капиталь төзекләндерү буенча республика программасы нигезендә, бүгенге көндә 28 авыл китапханәсенең 13е капиталь төзекләндерелде һәм алар заман таләбенә җавап бирүче җиһазлар белән тәэмин ителделәр. Һәрбер китапханә Интернет челтәренә тоташтырылды. 
Китапханәчеләребез мәдәният йортлары коллективлары белән иҗади бергәлектә зур проектлар өстендә эшлиләр, авыл халкын берсеннән-берсе кызыклырак чаралар оештырып сөендерәләр. Авыл китапханәчеләре иҗади яктан бик активлар, күпләре республикакүләм грантлар отып, китапханәләрнең материаль-техник базаларын ныгыту өстендә зур эш башкаралар. Красный Ключ бистәсенең мәдәният йортында хәзерге вакытта капиталь ремонт бара. Китапханә аерым мәйдан биләячәк, көзгә таба яңа форматтагы китапханә үз укучыларын сөендереп, гөрләп эшләр дип өметләнәбез.  
– Китапханәләр системасында нинди үзгәрешләр, яңалыклар көтелә?
–Мәртәбәле «Китапханә хәбәрләре» республика журналының яңа саны дөнья күрде, аның күләменең яртысы Түбән Кама китапханәләре системасына багышланган. Тарих, аерым шәхесләр, бүгенге заман... Анда барысы да урын алган басма ул. Әлеге журнал шулай ук Америкада, Кытайда да укыла. Безнең өчен бик зур дәрәҗә бу. Шушы көннәрдә журналның үзебезгә тиешле күләмдәгесен алып кайтып, китапханәләребезгә таратачакбыз, димәк, шәһәрдәшләребезгә журналны укып, китапханәләребезнең эш тәҗрибәсе белән танышу мөмкинлеге туачак. Планнарда китапханә-филиалларны үзгәртеп-төзекләндерү тора. Мәсәлән, 4 нчегаилә һәм 45 нче яшьләр китапханәләренең мәйданнары кечкенә, ә анда йөрүче укучыларыбыз өчен яңа шартлар тудыру бик мөһим. Шуңа күрә хәзерге вакытта эзләнәм, махсус әдәбиятны өйрәнәм, һәм үзебез өчен файдалы, кулланышка кертергә мөмкин булган китапханәгә кагылышлы яңа заман алымнарын табып, шул яңалыкларны бергәләп тормышка ашырырга ниятлибез. Кешеләрне китапларга тарту йөзеннән, урамнарда, түбәнкамалылар бик яратып ял итә торган паркларда ныклы «антивандалстеллаж»лар куйдыру уе белән янабыз. Планнар күп инде ул... 
–Гөлназ ханым, үзегезнең китап укырга вакытыгыз каламы соң? 
– Мин әдәбият, сәнгать мохитында үстем. Укырга иртә өйрәнгәнмен, өч яшемдә Фатих Кәримнең «Гармунчы аю белән җырчы маймыл»ын яттан сөйләгәнмен, татар халык әкиятләрен йотылып укыганымны хәтерлим. Балалар өчен чыгып барган газета-журналларны көтеп алып укый идем. 
Бүген дә газета-журналлар белән даими танышып барам, яңа чыккан китапларны укып, әдәбият яңалыкларыннан хәбәрдармын. Классик әдипләрдән Толстойны һәм шагыйрь Фәнис абый Яруллин иҗатын хәзер дә торымнан-торымга кабатлап укыйм, бүгенге көндә Яр Чаллы язучысы Айгөл Әхмәтгалиеваның «Ак читек» китабын һәм популяр автор Гүзәл Яхинаның «Дети мои» әсәрен бик ошатып укыйм. Гаиләбездә ике яшьлек кызыбыз Мәрьямдә дә  китапка мәхәббәт тәрбиялибез, аның теләге белән, һәр кичне кычкырып әкият китаплары уку традициягә кергән. 
Әңгәмәне Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА язып алды.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: