Туган як

Китапханәләр тәкъдим итә

Соңгы араларда «Татарстан китап нәшрияты» китап сөючеләрне берсеннән-берсе затлы яңа басмалар белән сөендереп тора. Ләкин кайвакыт әлеге китаплар турында ишетмичә калучылар да бар. Аларга ярдәм йөзеннән һәм, әлбәттә, укучыларны китапханәләргә күбрәк җәлеп итү максатыннан, «Туган як» газетасында «Китапханәләр тәкъдим итә» дигән рубрика башлап җибәрәбез. Анда китапханәләр хезмәткәрләре яңа басылып чыккан...

Соңгы араларда «Татарстан китап нәшрияты» китап сөючеләрне берсеннән-берсе затлы яңа басмалар белән сөендереп тора. Ләкин кайвакыт әлеге китаплар турында ишетмичә калучылар да бар. Аларга ярдәм йөзеннән һәм, әлбәттә, укучыларны китапханәләргә күбрәк җәлеп итү максатыннан, «Туган як» газетасында «Китапханәләр тәкъдим итә» дигән рубрика башлап җибәрәбез. Анда китапханәләр хезмәткәрләре яңа басылып чыккан та-тарча басмаларның кайберләренә кыскача гына күзәтү ясаячак. Бу санда рубриканың беренче чыгарылышы тәкъдим ителә.
Сезнең игътибарга тәкъдим ителүче иң беренче басма - Адлер Тимергалинның 3 томнан торучы аңлатмалы сүзлегенең шундый затлы, хәтта ки зиннәтле беренче 2 томы (Миллият сүзлеге: аңлатмалы сүзлек. 3 томда).
Беренче томда татар милләтенең төрле өлкәләренә караган мәгълүматны табарга мөмкин - тарихмы ул, фольклормы, мифологияме, татарның күренекле шәхесләреме, мәдәни һәйкәлләрме, мәгариф өлкәсеме... Ул Атилладан башлап, Идегәйгә кадәр тарихи-мәдәни-әдәби бер сәфәр кебек әдәби-тарихи мирас буларак нәшер ителә, гамәлдә йөри торган сүзлекләрдән эчтәлеге һәм колачы белән аерылып, аңлатмалар мисаллар белән тулыландырыла. Тел белән көн дә диярлек эш итүчеләр өчен бу басма чын табыш дип әйтергә тулы нигез бар. Сүзлекнең 2 томы 2017 елда дөнья күрде, ә 3нче томы 2018 елда басылачак.
Үткәнеңә әйләнеп карамыйча, четерекле сорауларга җавап биреп булмый. Укучыларыбызның тарихи әсәрләр белән кызыксынуы да, мөгаен, шуның белән аңлатыладыр. Китапханәләргә Фәүзия Бәйрәмованың «Күчем хан», «Һиҗрәт» романнары керде. Фәүзия ханымның «Күчем хан» әсәре (Казан,2017) Себердәге урта гасырлар тарихын һәм милләтебез тормышын яктырта. Бу әсәр - дәүләтсез калган милләтнең, үзен саклап калу өчен, дөнья буйлап таралган һәм кылган мәңгелек һиҗрәте турында...
(Бәйрәмова Ф.Ә. Һиҗрәт: тарихи роман.Казан,2017.480 бит).
Яңа «Һиҗрәт» романы - узган гасыр башларында дин-ислам хакына Төркиягә күчеп китәргә мәҗбүр булган милләттәшләребез, аларның юлда кичергән авырлыклары һәм югалтулары, Төркиядәге кичереш-хәлләре турында. Себер татарлары өстеннән давыл булып узган көчләп чукындыру газаплары, нәселләрен шушы афәттән саклап калу өчен, туып-үскән җирләрдән мәңгелеккә аерылу фаҗигасе әсәрдә тетрәндергеч тарихи вакыйгалар һәм милли образлар аша тасвирлана.
Укучыларыбызга укырга тәкъдим итәргә теләгән тагын бер әсәр - Ләис Зөлкарнәйнең «Мәңгелектән исә җил...» исемле шигырьләр, нәсерләр, хикәяләр, бәяннәр китабы. (Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2013. 367бит). Бу китапка кергән «Ком сәгате» хикәясен тетрәнмичә, күз яшьләрсез укып та булмый. Ул ялгыз карчыкның җаннарны айкый торган соңгы сүзләре белән тәмамлана: «Балаларыңнан калма.Балаларыңнан калырга язмасын!». Үзенең ана үрдәгенә
кычкыра ул җаннарны тетрәндергеч үлем алды сүзләрен.
...Ата үрдәген төлке буып үтергәч, ялгызлыктан иза чиккән ана үрдәк кыргый ишләре янына очып китә дә, көзен карчыкның ишек алдына бер көтү балаларын ияртеп очып төшә. Тик озакка түгел, үрдәк хуҗасы белән саубуллашырга, балаларын күрсәтергә генә төшкән шул. Үзенең дә юлы озын, хәвефләр белән тулы, карчыкның да көннәре санаулы. Әле генә ишек алдына балалары белән ана үрдәк төшеп утыргач, оныкларын ияртеп кызы кайтып төшкәндәй сөенгән иде лә ул. Һавага күтәрелеп, җылы якларга китүче ишләренә кушылган ана үрдәк, теземнең иң артында бик авырлык белән оча... «Балаларыңнан калырга язмасын!» - ялгыз карчыкның бу дөньяда әйтә алган соңгы сүзләре болар.
Игътибарыгызга тәкъдим ителүче тагын бер әсәр Айдар Хәлимнең «Татар солдаты» тарихи-документаль романы (Казан, 2016 ). Автор бу әсәрен архив материалларына, тарихи документларга нигезләнеп, Гази Заһитов һәм аның сугышчан дуслары В.Маков, А.Лисименко, М.Минин, А.Бобров һ.б.ның батырлыгын мавыктыргыч сюжетка салып, «окоп дөреслеге» дәрәҗәсендә тасвирлап биргән. Үзләренә һәм кылган батырлыкларына лаек бәя ала алмыйча бакыйлыкка күчкән сугыш каһарманнарының якты истәлегенә багышланган бу роман бер әдәби елъязма да булып тора һәм бу әсәр - республика милли китапханәсе оештырган «Ел китабы-2016» бәйгесендә катнашучы китаплар исемлегенә кертелгән. Аның бәйгедә җиңеп чыгуы әлеге әсәрне күпләп укуыгыздан тора.
Сезне китапханәләрдә көтеп калабыз, хөрмәтле шәһәрдәшләр!
Гүзәлия ГЫЙБАДУЛЛИНА,
Кол Гали исемендәге
милли китапханә мөдире.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: