Туган як

Китапханәләр тәкъдим итә

Татарстанның халык язучысы, туган теле, туган халкы язмышы өчен янып-көеп яшәгән һәм үзенең әсәрләрендә чагылдырган күренекле әдип Аяз Гыйләҗев - көн кадагына сугучы авторларның берсе. Татарлар яшәгән бар мәмләкәтләрдә гыйнвар аенда киң җәмәгатьчелек тарафыннан аның 90 яшьлек юбилее билгеләп үтелде. Китап укучылар аның әсәрләрен яратып, кат-кат сорап алып укыйлар. Авторның...

Татарстанның халык язучысы, туган теле, туган халкы язмышы өчен янып-көеп яшәгән һәм үзенең әсәрләрендә чагылдырган күренекле әдип Аяз Гыйләҗев - көн кадагына сугучы авторларның берсе. Татарлар яшәгән бар мәмләкәтләрдә гыйнвар аенда киң җәмәгатьчелек тарафыннан аның 90 яшьлек юбилее билгеләп үтелде.
Китап укучылар аның әсәрләрен яратып, кат-кат сорап алып укыйлар. Авторның соңгы басмаларыннан берсе - 6 томлы Сайланма әсәрләренең 5нче томы (Тат. кит. нәшр., 2016). Анда язучының киң катлау укучыга билгеле «Яра» повесте, моңарчы басылмаган көндәлекләре һәм 1986-1991 елларда язылган хатлары бирелгән.
«Яра» повесте, моннан 30 ел элек язылган әсәр булуына карамастан, бүгенге көндә дә бәясен югалтмый торган, халык күңелендә үзенең мактаулы урынын тапкан әсәр. Автор бу повестен һәрвакыт аерым бер ярату белән: «Җаныма иң якыны - «Яра», - дип әйтә торган булган. Төзелеше үзенчәлекле ун кыйссадан торган бу повесть бер татар гаиләсе мисалында кешелекле мөнәсәбәтләрнең матурлыгын, халкыбызның гүзәл йолалары, күркәм гореф-гадәтләренең гуманлылыгын раслап кына калмый, бәлки инде онытыла башлаган игелекле гадәтләрне дә күңелдә яңарта, җанда ныгыта.
Авторның бу томга кергән көндәлекләре һәм хатларында да татар теле һәм әдәбиятының хәле, бүгенге чор татар язучыларының үз әсәрләрендә күтәргән проблемалары турында сүз бара. Алардагы Аяз Гыйләҗев тарафыннан әйтелгән үтемле фикерләр, саллы киңәшләр барыбызга да ярдәмгә килер иде.
Сезгә танышырга тәкъдим ителгән авторның икенчесе - Чаллы язучысы Айгөл Әхмәтгалиева. Аның «Таллыкүлдә былбыл бар» (2016) исемле яңа китабы дөнья күрде. Җыентыкта авторның ике повесте һәм 10 хикәясе урын алган. Китапның төп әсәре - «Таллы-күлдә былбыл бар» повесте - кешеләр язмышы, мәхәббәт турында. Язмыш берәүләрне байлык белән, икенчеләрне авырлык белән сыный. Әсәрне укыганда укучы кем тормыш сынавына түзә алмыйча егылыр, кем аякта калыр дигән сорауга җавап эзли. Китап укучыларны бигрәк тә Наиләнең аянычлы язмышы борчый. Авыру әнисен тәрбияләү нияте белән авылда калган кыз хуҗалык җитәкчесе Зариф тарафыннан мыскыллауга дучар була, дөньяга килгән сабыеннан баш тарта, аннары үзенә кире кайтару өчен аны эзли, ләкин бу теләге барып чыкмый. Яралы күңеленең сызлануларын аракы да баса алмый. Беренче мәхәббәте Шамил белән очрашу аның йөрәк яраларын тагын да тирәнәйтә. Наилә гомерен муенына бау салу белән тәмамлый.
Бу повестьта һәм җыентыкка кергән башка әсәрләрдә автор геройларының эчке кичерешләрен, бер-берсенә мөнәсәбәтләрен, бүгенге авыл тормышын, тел һәм дин мәсьәләренең чишелешен бик мавыктыргыч итеп тасвирлый. Китапны кулга алып укый башлауга, укып бетермичә туктап булмый.
Илсөяр Иксанова китап укучыларга шигырьләренең садәлеге, самимилеге, эчкерсезлеге белән җәлеп иткән шагыйрә буларак билгеле. 2016 елда чыккан «Балан чәчәге» китабы аны мавыктыргыч эчтәлекле чәчмә әсәрләр остасы итеп тә танытты. Язучы Илсөяр Иксанованың бу китабында төрле елларда иҗат ителгән повесть-хикәяләре, «Сөюләрем сине хак минем» исемле телевизион фильм өчен сценарие, «Әбиләр сабагы» дип исемләнгән нәсере урын алган.
«Балан чәчәге» хикәясендә, мәсәлән, динен, иманын саклап калу өчен билдән бозлы суда торып, гомерлек чир алган, бердәнбер нарасыен да югалткан ана, татар хатыны Маһинурның газаплы язмышы сурәтләнә. Оҗмах кошы улкаен яшертен генә мөселманча җирләгәч, атлы казаклар һәм үрәтник тарафыннан, аны кире казып алып, урыс зиратына җирләргә дигән әмер бирелә. Ире Миңнәхмәт әлеге фәрманны үзе үти һәм яшереп күмгән өчен йөз камчы җәзасын да ала. Хикәя Миңнәхмәтнең газиз кешеләре яткан, агач тәреле ике кабер янына баруы белән тәмамлана. Бу кечкенә генә әсәрдә язучы тормышның, яшәешнең, мәңгелекнең зур проблемаларын күтәрә, уйланырга, кыйблаңны дөрес сайларга ярдәм итә. Авторның бу җыентыктагы башка әсәрләре дә кызыклы, үтемле һәм тирән мәгънәле.
Әлеге китапларны шәһәребез китапханәләреннән алып укый аласыз. Сезне китапханәләрдә көтеп калабыз!
Лилия СӘХӘБИЕВА,
1нче китапханә хезмәткәре.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: