Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Китап битләрендә – язмышлар...

Нәрсә соң ул – китапханә? Минем уйлавымча, китапханә ул – ничә яшьтә булуына карамастан, һәр яратып китап укучының төп таяну ноктасы булып тора.

Безнең 45 нче яшьләр китапханәсе Шинчылар урамының 44 нче йортында урнашкан. Китапханәдә укучылар өчен барлык шартлар да тудырылган: эче якты һәм иркен, китап фонды бай һәм ел саен яңартылып, тулыландырылып тора. Китапханәбез китап укучыларыбыз өчен яши. 
Китап киштәләребез белешмә сүзлекләр, методик ярдәмлекләр, матур әдәбият, тарихи ядкәрләр белән тулыландырылган. «Туган як» газетасы укучыларына, шәһәрдәшләремә үзебезнең китапханәдәге яратып укыла торган китапларны тәкъдим итәм.
Сүзем Мәхмүт Хәсәновның, Ләлә Сабированың һәм Хисам Камаловның китаплары турында. Алар татар тормышы хакындагы уйлануларын һәм дөньялык барышын күңелләргә хуш килерлек дәрәҗәдә тасвир итәләр. Әсәрләре укучыларны бервакытта да битараф калдырмый. Аларда халык, тормыш, гаилә, хатын-кыз һәм ир-ат, мәхәббәт, бәхет, изгелек, дуслык һәм башка шундый төшенчәләр яктыртыла.
Мәхмүт Хәсәновның әле яңа гына басылып чыккан «Көзге йолдызлар астында» дип аталган китабында «Көзге йолдызлар астында» һәм «Урман шаулый» повестьлары тупланган. Алар халыкчан тел белән язылган. Кешеләрнең фаҗигале, гыйбрәтле язмышлары кызыклы һәм үзенчәлекле образлар аша күрсәтелә. Шул ук вакытта гаделсезлек белән килешә алмаган геройлар үз укучыларын уйланырга, гыйбрәт алырга мәҗбүр итә.
Ләлә Сабированың  «Бер уч борчак» китабына берничә хикәя кергән. «Бер уч борчак» хикәясендә авыр тормыш еллары, шул тормышны күреп үскән, үз тырышлыгы белән югарыга күтәрелеп һәм шул ук вакытта үз ялгышлыклары аркасында аска тәгәрәгән Зариф образы сурәтләнгән. Шулай ук язучы мәхәббәтнең нәфрәткә әйләнүен, кеше тормышын, язмышын тасвирлый.
Хисам Камаловның «Ачы җиләк» җыентыгы роман һәм повестьлардан тора. «Ачы җиләк» әсәре тормышчан образларга бай. Әсәрнең үзәгендә – сугыштан соңгы авыр тормыш юлы кичергән, әмма рухы сынмаган, хис-кичерешләргә бай татар хатыны язмышы. Әсәрнең төп герое Сәдилә тормышын тасвирлаганда, автор кеше күңеленең матурлыгын, изге җанлы булуын ачып бирә. Бу әсәрдә автор укучының күңелендә кызыксыну һәм төрле кичерешләр уята. Укучы әлеге китапларда фикер җәүһәрләрен, акыллы һәм тирән мәгънәле уйланулар, канатлы сүзләр табар, дип уйлыйм. Сезгә әлеге китапларны алып укырга тәкъдим итәбез. Алар сезгә, һичшиксез, ошар. Сезне китапханәбездә көтеп калабыз!
Руфия МЕДЕТОВА, 45 нче  китапханә китапханәчесе. 
Автор фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев