Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Киңәшләштек, фикер алыштык...

Һәр елдагыча, быел да, «Туган як» газетасының штаттан тыш хәбәрчеләре җыелып, «түгәрәк өстәл» артында очрашу үткәрделәр. Шәһәребезнең Кол Гали исемендәге милли китапханәсендә узган әлеге чарада «Туган як»ның дистәдән артык штаттан тыш хәбәрчесе, аксакаллар шурасы әгъзалары катнашты.

Күп кенә матбугат чараларында штаттагы журналистларыннан башка язучылар калмаганда, «Туган як»та күп штаттан тыш хәбәрче булу куанычлы хәл, әлбәттә. Шәһәребезнең төрле предприятиеләрендә, оешмаларында хезмәт куючы яисә эшләп лаеклы ялга чыккан әлеге хөрмәтле кешеләрнең, буш вакытларында мәкаләләр язып, газетаның эчтәлеген тагын да кызыклырак итү өчен үзләреннән зур өлеш кертүләре бары тик мактауга гына лаек.
Штаттан тыш хәбәрчеләребезнең еллык эшчәнлегенә йомгак ясаганда, тагын бер куанычлы хәл, ул да булса, иң актив хәбәрчегә «Туган як»ның башлангычы булып торган «Ленин нурлары» газетасының беренче редакторы Н.Кузнецов исемендәге бүләкне тапшыру иде. Быел әлеге бүләккә Зур Аты авылыннан даими хәбәрчебез Ирина Садыйкова лаек дип табылды. Аңа редакциядән Диплом һәм истәлекле бүләк, шулай ук, үзенең үткен мәкаләләре белән газета укучыларга яхшы таныш хәбәрчебез Илһамия Гаффаровага Рәхмәт хаты тапшырдык.
Форсаттан файдаланып, быел редакция белән актив хезмәттәшлек иткән кайбер штаттан тыш хәбәрчеләрнең исемнәрен дә язып узарга кирәктер: Суфиян Минһаҗев, Гүзәлия Гыйбадуллина, Нурзия Мирхазова, Фәрит Вагыйзов, Әлфия Хафизова, Мансур Ганиев, Земфира Рәхимова, Мәснәви Һадиуллин, Земфира Гарифуллина, Васил Камаловка да газета белән актив хезмәттәшлек итүләре өчен рәхмәт. Әлеге каләм ияләренең күпчелеге «Түгәрәк өстәл» утырышында да актив катнашты.
Утырыш бүләк бирү, рәхмәт әйтешү белән генә чикләнеп калмады, әлбәттә. Хәбәрчеләребез газетада киңрәк яктыртырга кирәк булган яшь буынны тәрбияләүгә, тел-милләт язмышына, бүгенге тормышыбызның кайбер тискәре күренешләренә, гомумән, башка бик күп көн-үзәк мәсьәләләргә карата үз фикерләрен әйттеләр. Газетаның эчтәлеген тагын да баету өчен нинди рубрикалар кертергә, кайсы темаларны киңрәк яктыртырга кирәклеге турында да тәкъдимнәр булды. Шулай ук, газетага яздыру кампаниясе барышы һәм шул уңайдан күп кенә газета укучыларыбызны бик нык борчыган почтальоннарның газеталарны тарату мәсьәләсе дә штаттан тыш хәбәрчеләребезнең игътибар үзәгеннән читтә калмады. Әлбәтттә, бу очрашуда әйтелгән барлык фикерләр, тәкъдимнәр, теләкләр киләчәктә газета чыгарганда игътибарга алыныр.
Хәбәрчеләребезгә алга таба да иҗади уңышлар һәм «Хезмәттәшлекне дәвам итик, хөрмәтле каләмдәшләребез!» дип телибез.
Фәрит ИМАМОВ.
Фотоларда: очрашу мизгелләре.
И. Гаффарова фотолары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев