Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Киләсе приз – шифаханәгә юллама!

Газета укучыларыбыздан беренче булып сөенеч аласым килә. Газетабызга 2020 елның беренче яртысына язылучылар өчен бу юлы НТР телерадиокомпаниясе бүләкнең тагын да шәбен – Шифаханәгә (санаторийга) юллама әзерләде! 744 сумга газетага язылып, 30 мең сумлык юллама оту мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз! Әле бит алты ай буена шәһәр һәм район тормышы, яңалыклар белән танышып барачаксыз.

Ә 2019 елның икенче яртыеллыгына язылучылар арасында төп бүләк итеп круизга юллама уйнатканны онытмагансыздыр әле. Бүләкне отучы Алевтина Вуклова инде круизда булып, ял итеп кайтырга да өлгерде. Ошадымы икән сәяхәт, шул турыда әйдәгез, үзеннән сорап карыйк әле.
Алевтина Вуклова, 36 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган. Бүгенге көндә 2нче мәктәптә башлангыч сыйныфларны укыта. Ире Валентин белән бергәләп ике балага – ул һәм кызга тормыш бүләк итеп, олы юлга чыгарганнар. Тәртипле, күпләргә үрнәк булырлык гаилә.
Алевтина төп бүләкне оту хәбәрен ишеткәч, башта ышанмаган. Үзен эзләп килеп, призны кулына тапшыргач, котлауларны ишеткәч кенә, бәхетле сөенечен гаиләсе, коллегалары белән дә уртаклашкан.
Ә 10 сентябрь инде Казаннан теплоходка утырып, Идел буйлап сәяхәткә чыгып китәләр. Палубадан әбиләр чуагының матурлыгын, хозурлыгын күзәтеп, төрле чараларда актив катнашып, Самара шәһәренә килеп тә җиткәннәр. Бу урында шуны искәртеп үтим әле, Алевтина инде күп еллар «Сүрәкә» ансамбленә йөри, актив тормыш рәвеше алып бара. Шундый актив ханым, башкалар күңел ачканда тыныч күңел белән карап утыра аламы? Юк билгеле! Көннәрен әйт әле син аның, махсус заказ белән диярсең, ничек матур иде! Ә круиз ошамаслык түгел шул, бар да югары дәрәҗәдә булды, дип истәлекләре белән уртаклашты ул. «Бу ике көннең һәр минуты кызыклы, эчтәлекле итеп оештырылган иде. Бер мизгел дә бушка узмады», – ди А.Вуклова.
Самара шәһәренә барып җиткәч, ял итүчеләрне ике төркемгә бүлеп, шәһәр буенча сәяхәткә алып чыгалар. Безнең Алевтина Сталин бункерын сайлый. Бу бункер тышкы яктан бер ничек тә аерылмый. Ә подъездга керүгә 37 метр аска төшеп китәсең икән. Анда – киңәшмәләр залы һәм генералиссимусның ял бүлмәсе. Бар да тыйнак җиһазландырылган.
Самараның урамнары да бик матур, яр буйлары гаҗәеп бизәлгән. Карап, сокланып йөреп, истәлеккә фотога да төшкәннәр. Самарада минем дә булганым юк, бик кызыксынып карадым әле фотоларны.
Икенче көнне, кайтыр юлда ял итүчеләрне шәһри Болгарга алып кергәннәр. Анда кунакларга горурланып күрсәтер урыннар шактый. Ял итүчеләрне чәк-чәкләр белән бик зурлап каршы алганнар, борынгы бабаларыбыз каны һәм тире тамган җирләрне күрсәтеп йөргәннәр.
«Безнең үз илебездә ял итәрдәй гаҗәеп урыннар бик күп. Чит илләргә караганда бездә матуррак бит», – дип, круиз тәэсирләре белән уртаклашты Алевтина Ивановна.
Алевтинага круиз бик охшаган. «Туган як»ка киләсе ярты еллыкка да язылам, әлбәттә. Үзебезнең районыбызда һәм шәһәребездә бердәнбер татар газетасына бар укытучылар, балалар бакчалары тәрбиячеләр, үз телебезне хөрмәт итүче милләттәшләребез язылырга тиеш», – ди тәҗрибәле педагог.
Илһамия ГАФФАРОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев