Туган як

Киләчәккә өмет белән яшик

1 гыйнвардан илебездә яңа законнар гамәлгә керде. 2020 елдагы үзгәрешләр пенсиягә, хезмәт кенәгәләренә, ризык сыйфатына һ.б. кагыла. Ветераннар «сафлары» да тулыланачак.

1 гыйнвардан пенсия индексациясе яңача исәпләнә. Индексация яшәү минимумы өстәүләреннән соң ясалачак. Моңа кадәр, ул өстәүләрне исәпкә алмыйча исәпләнелгән. Пенсия Фонды хезмәткәрләре башта җентекләп тикшерәчәк, аннары гына исәпләячәк. Индексация эшләмәүче пенсионерлар өчен 6,6 процент тәшкил итәчәк. Ә эшләүчеләргә стажларын исәпкә алып санап чыгарачаклар. Пенсия яшен күтәрү турында 2019 елда кабул ителгән канун гамәлгә керә. 2020 елда лаеклы ялга хатыннар һәм ирләр 55 һәм 60 яшьтә түгел, ә 55,5 һәм 60,5 яшьтә чыгачак. 1964 елның икенче яртысында туган хатыннар һәм 1959 елның икенче яртысында туган ирләр пенсия таныклыгы алачак.
Ә менә Ерак Төньяк Себердә хезмәт куючылар, сәламәтлек өчен авыр һәм куркыныч эш шартлары булган предприятие хезмәткәрләре, техноген катастрофалар нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар һ.б. өчен пенсиягә чыгу яше үзгәрми. Шулай итеп, лаеклы ялга иртәрәк чыгасыгыз килсә, юлы бар.
2021 елда хезмәткәр һәм җитәкче арасында мөнәсәбәтләр тулысынча яңарачак, кәгазь белән алышбиреш тәмамлана, документлар бары тик электрон формада булачак.
Хезмәт кенәгәсе дә компьютерда тутырылачак. Димәк, зуррак оешмаларда җитәкче белән, гомумән, очрашмаска да, аралашмаска да мөмкинсең булып чыга. Кем әйтмешли, «киләчәк технологияләре»! Җитәкче хезмәткәрнең эш стажы турында мәгълүматны гомуми онлайн-базага тапшырачак. Хезмәткәргә эшкә урнашканда бер урыннан икенчесенә кәгазь ташырга кирәкми, өйдә эшләүчеләр өчен дә уңайлы, дәүләт хезмәтләренә мөрәҗәгать иткәндә, мәгълүмат реестрдан алыначак.
Беренче бала өчен түләүләр өч яше тулганчы дәвам итәчәк. Бу хакта газетаның алдагы саннарының берсендә язган идек. Яңа елдан гаиләдә керем һәр кешегә икеләтә минималь яшәү минимумыннан артмаса, «Президент түләүләре» дип аталган мондый ярдәмне беренче туган яки уллыкка алынган балага алып булачак. Гаризалар ел башыннан кабул ителә.
Яңа елның 1 гыйнварыннан Дагстанда 1999 елда август-сентябрь айларында барган сугышта катнашканнар да, ветераннар категориясенә керә. Инвалид булып кайтканнар сугыш вакыйгалары инвалиды статусын алачак. Димәк, социаль түләүләр дә үзгәрә. Бөек Ватан сугышы ветераннары аз калды шул. Кайчандыр Әфганстан якларында сугышкан ватандашларыбыз да олыгайды. Гомумән, илебез сугышлардан арына алмый, берничә елдан Сириядәге солдатларыбыз да ветераннар сафына «басар», дип уйлыйм.
2020 елдан ризыкның яңа «органик продукция» стандарты кертелә. Бу категориягә тыелган химикатларсыз, генетик яктан модификацияләнмәгән, пластикта сакланмаган ризык керә. Тикшерү узганнарына махсус билге куелачак. Ирексездән «бүгенге көндә андые да очрыймы икән?», дип куярсың... Бәясе дә «органик» булыр инде аның.
1 гыйнвардан күп фатирлы торак йортларда кунакханә (хостел) оештыру тыела. Кунакханәләр махсус биналарда гына ачылырга тиеш була. Ул яктан бездә тыныч. Мондый кунакханәләр зур шәһәрләрдә еш ачыла. Калабызда бер фатирга 5-10 кеше тутырмыйлар. Берничә көнгә дә, берничә атнага да фатирга кереп яши аласың. Бәясе кыйммәт, әмма яхшы шартлар өчен түләргә туры килә шул.
Авырлыгы 250 граммнан арткан квадрокоптер һәм гексакоптер кебек очкыч аппаратлар Россия авиациясендә граждан очу аппарты буларак рәсмиләштерелергә тиеш. Аларга шәхси номер биреләчәк. Шәһәр өстен һәм самолетлар полосалары янында видеога төшерү тыела. Канунны бозган очракта 50 000 сумга кадәр штраф яный. Самолет полосасы аңлашыла анысы, тик менә шәһәрне өстән төшерергә ярамый икән? Югарыдагылар шымчылар ишәер дип курыкмыйлардыр бит?..
Яңа елдан микрокредит алганда залогка торак калдыру тыелачак. Бу фатирга да, йортка да, хәтта милектәге өлешкә дә кагыла. Ә монысы бик яхшы канун. Кредитка акча алып, чарасызлыктан залогка фатирларын калдырып, соңыннан урамда калучылар турында телевизордан күреп тә, газеталардан укып та беләбез. Гомумән, бурычка бөтенләй алмавың хәерлерәк тә бит, тик кеше тормышында төрле хәлләр була.
Ә менә пассажирларны йөртүче транспортка тахографлар урнаштырылачак. Аның ярдәме белән автобусның йөрү тизлеген, урынын, шулай ук экипажның ял һәм хезмәт вакытын күреп була. Әле аның аша безгә дә һәр автобусны күзәтергә мөмкин булса, бәлки транспорт хәрәкәте тиз җайга салыныр иде.
Машина йөртүченең диагностик картасы булмавы өчен әлегә штраф 500-800 сум тәшкил итсә, яңа елдан ул 2000 сумга җитәчәк.
Хәмер бәясе артачак! 28 һәм аннан да югары градуслы алкогольле чимал хакы күтәрелү сәбәпле, коньяк, аракы, коньяк төнәтмәсе һ.б. кыйммәтрәккә төшәчәк.
Тагын бер зур яңалык – 1 гыйнвардан Россиядә минималь хезмәт хакы 12130 сум тәшкил итә. Артуын арта да бит, тик бу акчаны кая тартырга да белмәссең: торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләргәме, кием-салым, ризык алыргамы?.. Шунысы да бар, хезмәт хакын яшәү минимумы күләмен арттыргач күтәрергә булганнар. Яшәү минимумы 9 295 сум тәшкил итә.
Әлбәттә, яңалыкларны һәркем үзенчә кабул итәчәк. Кемдер уфтаныр, күршесенә зарланып алыр, кемдер «дөнья белән бит, аерым бәла-каза килмәсен» дип үзен тынычландырыр. Ә шулай да, безнең халык гомер-гомергә рухи яктан көчле иде. Шуңа күрә киләчәккә өмет белән карыйк.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

Фото pixabay.com сайтыннан алынды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: