Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Киләчәккә матур эз салып...

Берәүләр лаеклы ялга чыгуларын түземсезлек белән көткән мәлдә, икенче берәүләр, күптән пенсия яшендә булуларына карамастан, һаман җаваплы хезмәт башкаруларын дәвам итә. Сүзем 39 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Люция Габделхәбир кызы Гордеева турында.

1971 елда Казан шәһәре педагогия көллиятен тәмамлаган кыз, 47 ел буена балалар бакчасында берөзлексез хезмәт куя. Аның хезмәт кенәгәсенә күз салсаң, берничә ел татар теле белгече, бакча мөдире булып эшләвен дә күрергә була. Гаилә башлыгы вафат булгач, үз кызларына әти дә, әни дә була ул: тиешенчә тәрбияли, белем бирә. Шулай да иң куанычлысы: яшьли сайлаган һөнәренә һаман да тугры калып, олы яшьтә булуына карамастан, замана балаларының күңеленә ачкыч таба белүе, нәниләр күңелендә мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык, максатчанлык тәрбияләве, барысы белән дә уртак тел табып эшләве – үзе зур горурлык. 
Аның өчен һәрбер бала шәхес. Ул аларны ярата белеп ярата. Шунысы куанычлы: бу халәт ике яклы! Аның үзен дә бердәй яраталар, хөрмәт итәләр. Ул – чын педагог, үзе өчен түгел, сабыйлар өчен яши... Чөнки балалар бакчасына эшкә урнашкан көненнән бирле, ул – сабыйларныкы. Картаюны белми, күңеле сабый баладай һәрчак яшь аның. Иң мөһиме: тәрбияче гомерен меңнәр дәвам итә. Димәк, чагыштырмача иң озак яшәүчеләрнең һәм эшләүчеләренең берсе – балалар бакчасы хезмәткәре.
Беренче категорияле педагог Люция Габделхәбир кызы һәрбер оештырган чарасында, шөгылендә төрледән-төрле мавыктыргыч алымнарны урынлы куллана, сабыйларны кызыксындыра, аларда тагын да күбрәк белергә омтылыш тудыра. Инде ничә ел рәттән, эш сәгатеннән тыш, балалар өчен театр түгәрәге алып бара, сәләтләрен үстерә, көнкүрештә генә түгел, сәхнәдә дә үз-үзләрен тоту рәвешенә төшендерә, кыюлыкларын арттыра. Гади генә итеп әйткәндә, кечкенәдән үк аларны күп белергә өйрәтә. Ә күп белү мәктәп укучысының гына түгел, нәниләрнең дә рухын тирәнәйтә, яшәргә өмет уята, мәгънә өсти һәм, ниһаять, бәхетле итә.
Хәер, Люция Гордееваны сабыйлар гына түгел, әти-әниләр дә, бакча хезмәткәрләре дә нык хөрмәт итә. Балалар өчен газиз әниләре сыман якын булса, әти-әниләр һәм хезмәткәрләр өчен үрнәк шәхес, ышанычлы дус, киңәшче, психолог та була белә. Әти-әниләр арасында уздырган белешмәләр нәтиҗәсе дә әнә шул хакта сөйли. Аралашучан, тәҗрибәле педагог һөнәри осталыгы белән дә аерылып тора. Гомерен яшъ буынны тәрбияләүгә багышлаган педагогның яраткан сүзе дә тирән мәгънәгә ия. «Әти-әниләр миңа үзләренең иң кадерле, газиз нарасыйларын ышанып тапшырганнар икән, мин аларның ышанычын акларга, тиешенчә бәяләргә тиеш!»– ди ул. Люция ханым гаилә тәрбиясенә, аның кыйммәтләренә зур игътибар бирә, үзлегеннән халык педагогикасын үзләштерә. Шуңа да, әйтер сүзе күп педагогның. Балалар бакчасында гына түгел, мәктәптә уздырылган җыелыш, семинарларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә чыгыш ясый, тәҗрибә уртаклаша.
Л.Гордеева, төп эшеннән тыш, балалар бакчасы тормышында да актив катнаша, яшь тәрбиячеләргә алыштыргысыз остаз булса, өлкәннәр советы җитәкчесе буларак, лаеклы ялдагы ветераннар өчен дә җаваплы кеше ул. 
Бәйрәм кичәләрен аннан һәм аның тәрбияләнүчеләреннән башка күз алдына китереп булмый. Сабыйлар белән берлектә сәхнәләштерелгән өзекләр, уен-көлке, тәрбияви мәзәкләр һәрбер чараның бизәге булып тора. Кыскасы, ул – үз эшенең остасы.
Нурзия МИРХАЗОВА.
Фотода: Л.Гордеева балалар белән шөгыльләнә.
Автор фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев