Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Киләчәккә курыкмыйча карау өчен

Шушы көннәрдә Түбән Камада хатын-кызлар өчен эшмәкәрлек буенча форум узды. Эшмәкәрлеккә ярдәм итү үзәге белән берлектә, бу чараны Эльвира Долотказина җитәкчелегендәге «Түбән Кама хатын-кызлары» оешмасы оештырды. Форумга шулай ук Казан кунаклары – үзмәшгульләр, шулай ук үзмәшгульләргә ярдәм күрсәтү үзәгенә нигез салучы Лиана Пахарева һәм Юлия Райнвайн да чакырулы иде.

С.Сәйдәшев исемендәге музыка көллияте фойесында үзмәшгульләр һәм эшмәкәр хатын-кызлар эшләнмәләре урнаштырылды. Кемдер рәсем ясый, кемдер кием тегә, кемдер тәм-томнар пешерә. Ә менә Дина Большакова сабын ясый. Бу эш белән ул җиде ел элек мавыгып киткән. Шактый остарган, эшләнмәләре сокландыргыч. Өстәвенә клиентлары да күп.
– Үзмәшгуль буларак, февраль башында ук салым инпекциясенә исәпкә бастым. Шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнә алмыйм, чөнки керемем зур түгел. Дәүләт алдында намусым чиста, салымнарны түләп барачакмын һәм яраткан эшемне дәвам итәчәкмен, – ди ул.
«Миңлебай» сыр җитештерү эшен башлап җибәргән Чулпан Миңлебаева исә – шәхси эшмәкәр. 
Үзе әйтүенчә, кибеттә тәмле сыр таба алмагач, өйдә ире белән үзләре ясап караганнар. Аннары башкаларга тәкъдим иткәннәр. Сатып алырга теләүчеләр булгач, үз эшләрен башлап җибәргәннәр. Хәзерге вакытта алар сырның 16 төрен җитештерәләр, шул ук вакытта яңадан-яңа рецептлар белән баеталар. Сырлары шәһәрдә өч урында сатыла, киләчәктә кибет булдыру турында хыялланалар. Анда дегустация, балалар өчен мастер-класслар уздырып булыр иде.   
Сәхнәдә чыгыш ясаган хатын-кызлар төрле эш белән шөгыльләнәләр. Форумда катнашучыларга алар үзләре, тәҗрибәләре турында сөйләделәр. 
– Болар барысы да бик гади. Максат куярга, теләгән эшеңне булдырырга һәм, иң мөһиме, авырлыклардан курыкмаска кирәк. Безгә еш кына киңәш сорап шалтыраталар. Без кешеләргә үзмәшгульлекнең үзенчәлеген, исәпкә басу һәм башкалар турында аңлатабыз, – ди Лиана Пахарева. 
Әлеге форум Түбән Камада беренче тапкыр узды. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, ул уңышлы булды. 
Хәзерге вакытта республикада 4 меңнән артык үзмәшгульлек белән шөгыльләнүче исәпләнә. Ел ахырына аларның санын 60 меңгә җиткерергә исәплиләр. Түбән Камада 225 кеше яңа закон буенча эшли. Түбән Кама муниципаль районында 7760 юридик һәм шәхси эшмәкәр бар. Кече һәм урта предприятиеләрдә 15500 кеше хезмәт куя. 
Фотода: сыр җитештерүче күргәзмәсе.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев