Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Киләчәк – яшьләр кулында

Шәһәребездә милли оешмалар елдан-ел арткан кебек, алар гамәлгә ашырган проектлар да арта бара. Күптән түгел, милли оешмаларның гүзәл затлары өчен матурлык бәйгесе узды. Халыклар дуслыгы ункөнлеге кысаларында оешмалар милли бәйрәмнәрен үткәрде, шәһәрдәшләрне үз гореф-гадәтләре, йолалары, традицияләре белән таныштырдылар.

Ә «Урал» җирле башкорт автономиясе Түбән Кама химия-технология институты белән берлектә эшли. Аларның проекты Татарстанның Башкортлар корылтае тарафыннан тәкъдим ителгән. Аның кысаларында сентябрьдә үз эченә иҗади эшләр конкурсын, осталык дәресләрен, «түгәрәк өстәл»не, гала-концертны алган өлкәара этник фестиваль узган.
– Фестивальдә 10 номинация буенча 30 җиңүче билгеле булды. Аларга кыйммәтле бүләкләр, кубоклар, димпломнар тапшырылды. Ә химия-технология институтында «Милләтара дөнья – тормыш нигезе» дигән «түгәрәк өстәл» үткәрдек: Россия халыклары ассамблеясе һәм Татарстан Халыклар дуслыгы йорты вәкилләре, шәһәребез җитәкчеләре, төрле милли оешмалар әгъзалары, студентлар белән заманча Россиядә милләтара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре турында әңгәмә кордык һәм эш тәҗрибәсе белән уртаклаштык, – ди «Урал»ның җитәкчесе, ТР Башкортлар корылтае рәисе Гали Хәсәнов.
Осталык дәресләренә килгәндә, студентларны җырларга, биергә, курай һәм кубыз музыка уен коралларында уйнарга өйрәттеләр, рәсем сәнгате белән таныштырдылар.
Сүз уңаеннан, фестивальгә килүче дәрәҗәле кунак – Россия халык-лар ассамблеясе башкарма комитеты җитәкчесе Назиржон Абдуганиев проект-ны югары бәяләп, ил күләмендә үрнәк дип атаган.
Барлыгы чараларда 250 дән артык кеше катнашып, гала-концертны 350 дән артык тамашачы караган. Социаль челтәрләрдә туры элемтәдә барган концерт экраннар янына өч меңнән артык кешене җыйган.
– Фестиваль «Дуслаш! Хыяллан! Иҗат ит!» проектының өлеше генә иде. Аны тормышка ашырырга РФ Президенты гранты да ярдәм итте. Әлбәттә, шәһәребез җитәкчелеге дә безгә һәрвакыт булышлык күрсәтә. Гомумән, химия-технология институты белән хезмәттәшлегебез күптән башланды, бергәләп төрле чаралар, әйтик «Яз. Җил көе» уздырабыз, илкүләм конкурсларда катнашабыз. Бүген яшьләр белән эшләү аеруча зур әһәмияткә ия, – дип дәвам итте Гали әфәнде.
Ә планнар зурдан. «Дуслаш! Хыяллан! Иҗат ит!» проекты декабрьгә кадәр тормышка ашырылачак. Аның кысаларында «Киләчәк – яшьләр кулында» форумы, фәнни-гамәли конференция, ачык лекцияләр уздыру каралган. Шул ук вакытта, киләсе елга яңа проект өстендә дә эш башланган. Нинди проект? Әлегә сер.

Лилия Заһретдинова
Фото Гали Хәсәновның шәхси архивыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X