Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Кичә, бүген, иртәгә

Адресын үзгәртә 28 майдан су хисаплагычлар күрсәткечен кабул итү пункты үзенең адресын үзгәртә - Шинчылар урамындагы 31а йортка күчә. Квартирыгызда ай буе кулланылган кайнар һәм салкын су күрсәткечен моңа кадәр, үз кулыгыз белән, Шинчылар урамындагы элекке Көнкүреш йортының бишенче катында урнашкан әлеге пунктка илтеп биреп йөргәнсез икән, пунктның яңа адресын...

Адресын үзгәртә
28 майдан су хисаплагычлар күрсәткечен кабул итү пункты үзенең адресын үзгәртә - Шинчылар урамындагы 31а йортка күчә. Квартирыгызда ай буе кулланылган кайнар һәм салкын су күрсәткечен моңа кадәр, үз кулыгыз белән, Шинчылар урамындагы элекке Көнкүреш йортының бишенче катында урнашкан әлеге пунктка илтеп биреп йөргәнсез икән, пунктның яңа адресын исегездә калдырыгыз. Ай буе тотылган кайнар һәм салкын суны хисаплагычларның күрсәткечен 430-888 номерына телефоннан шалтыратып, автомат кабул иткеч аша да тапшырып була (үзегезнең йортыгыз өчен билгеләнгән аерым бер көннәрдә генә!). Госуслуги, ЕРЦ сайтлары аша, онлайн-режимда да тапшыра аласыз (монысы - интернеттан аерылып тормаучы яшьләр өчен).
ЗАГСка - эшкә
Әгәр дә сез төскә-биткә сөйкемле һәм татар, рус телләрен белүче яшь кыз икән, Йола йортында тантаналар алып баручы буларак эшкә урнаша аласыз. Аның өчен, әлбәттә, рәсми хатлар, татар һәм рус телләрендә сценарийлар һ.б. текстларны грамматик яктан дөрес итеп язу осталыгы да кирәк. Иң элек, электрон адреска (Zagsnk@mail.ru) резюмегызны җибәреп карагыз. Шулай ук, 43-09-00 номеры белән телефоннан шалтыратырга да була. Кастинг 28 майда көндезге сәгать өчтә ЗАГС идарәсендә (Яшьлек урамы, 6б) уздырылачак.
Балчыклы өмәгә чакыра
Бу якшәмбедә, ягъни 24 майда иртәнге сәгать 9дан башлап, Балчыклы зиратын чистартып тәртипкә китерү буенча зур өмә уздырыла.
Өмәне оештыручылар барлык авылдашларын, шәһәрдә яшәүче балчыклыларны өмәдә катнашырга чакыралар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X