Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Хәзер язылсагыз да, конкурста катнаша аласыз

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Менә 2019 елның икенче яртыеллыгы өчен газетага язылу кампаниясе төгәлләнде. «Туган як»ның бу санын кулларына алучылар арасында беренче мәртәбә килеп кушылучылар да бардыр. Шул ук вакытта, төрле сәбәпләр аркасында, газетага язылмаучылар да булды. Ни кызганыч, алар белән хушлашырга туры килде. Тик нәрсә генә булмасын, «Туган як»ны озак еллар дәвамында алдыручыларыбыз һәм даими яратып укучыларыбыз үзгәрешсез калгандыр дип уйлыйбыз. Тугрылыклы укучыларыбыз белән менә кабат очраштык. Рәхмәт аларга.

Ярты елга газетага язылу компаниясе рәсми төстә төгәлләнсә дә, айлыклап яздыру ел әйләнәсе дәвам итә. 2019 елның икенче яртысы өчен «Туган як»ка 1 июльдән килерлек итеп язылырга өлгермәгәннәр, язылу бәясен чигереп, 1 августтан ала торган итеп языла алалар. Без андыйларны бик шатланып кабул итәбез. Чөнки нәкъ менә җәйге чорда, дачаларда яшәү сәбәпле, газета алдырудан вакытлыча мәхрүм булганнар да бар.
Тагын шунысын да искәртик: 2019 елның икенче яртысы өчен газетага язылучылар арасында призларга конкурс уздыру июльнең соңгы атналарында булыр, мөгаен. 
Алда хәбәр ителгәнчә, анда иң зур бүләк – теплоход белән круизга чыгу өчен юллама. Призлар уйнату комиссиясе, укучыларыбызның соравын исәпкә алып, июльнең беренче ике атнасында язылган кешеләрне дә конкурс исемлегенә кертергә карар кылды.
Призларны уйнату конкурсына редакциягә килеп язылучылар да, почталарда язылучылар да катнаша ала. Моның өчен элемтә бүлекләрендә яки редакциянең үзенә килеп, 2019 елның икенче яртысына «Туган як»ка язылырга һәм язылу турындагы документның копиясен (почтада язылганда квитанция, редакциянең үзендә язылганда – касса чегы) редакциягә җибәрергә (исем-фамилиягезне, адресыгызны, телефон номерыгызны куярга онытмагыз) яисә китереп бирергә һәм конкурс уздырылган көнне редакциягә килеп катнашырга кирәк булачак. Бүләкләр редакциягә килеп, отышны үзләре карап торган катнашучыларга гына бирелә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев