Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Хыялыбыз тормышка ашты

Без – танылган язучы Фәтхулла Абдуллин, мөхтәрәм мәгариф ветераны Суфиян Минһаҗев, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары Әлфия Сибгатуллина, Васил Камалов, мин – Әлфия Хәлиуллина - һәм безне сәфәргә алып барырга бик теләп ризалашкан Исфат Солтанов кояшлы апрель көннәренең берсендә Яуширмә авылына – Гаяз Исхакыйның музей-йортына экскурсиягә бардык.

Бу сәфәр барыбыз өчен дә бик файдалы булды. Гаяз Исхакый турында күп мәгълүмат тупладык. Бигрәк тә аның туганнары турында ишетеп, хәйран калдык.
Музей-йортның беренче катында ук экспонатларның күплегенә шатландык. Нинди генә тарихи әйберләр юк монда! Гаяз Исхакыйның шәхси әйберләре дә бар, хәтта аның киеп йөргән күзлеге дә саклана. Без, сәфәрчеләр, рөхсәт сорап, әлеге күзлекне киеп фотосурәткә дә төштек. Үзебезне XIX гасырда кебек хис иттек. Серле дә, бераз шомлы да  булып китте. 
Гомумән, бу музей-йорт кызыклы экспонатларга бик бай икән. Музей хезмәткәрләре сөйләгәнне йотлыгып тыңладык. Яуширмә авылы тарихы да безне бик кызыксындырды. Г.Исхакыйның «Зөләйха» әсәре реаль вакыйгаларга нигезләнеп язылган икән. Авыл тарихында булган фаҗигане тыңлагач, күңелләр тетрәнеп китте.
Г.Исхакыйның әсәрләре бүген дә күңел түрендә. Талантлы шәхес, көрәшче, эзәрлекләүләргә түзә алмыйча, чит илгә китәргә мәҗбүр булган. Ләкин ул гомере буена үзенең сөйгән халкына хезмәт иткән. Аның язган әсәрләре бүгенге көндә дә кыйммәтен югалтмый.
Бинаның икенче катындагы Г.Исхакый заманындагы көнкүрешне чагылдыручы гаҗәеп экспонатларны күреп шаккаттык. Монда милли бизәкле чаршаулар да, борынгы самавыр да, агартылган мич тә бар. Барысы да элеккеге кебек. Күңелләр нечкәреп китә.
Г.Исхакыйның музей-йортында күргәннәребез барыбызның да күңеленә хуш килде. Хыялларыбыз тормышка ашты, чөнки анда бару теләге күптән бар иде. Безнең өчен кызыклы һәм файдалы сәфәрне оештырган һәм безнең күңелләребезне күрә белгән Әлфия Сибгатуллинага рәхмәтебезне җиткердек.    
Әлфия ХӘЛИУЛЛИНА.
Автор фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев