Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Хыяллары тормышка ашты

Яшьлек урамындагы 12 йорт ишегалды танымаслык булып үзгәрде. Биредә төзекләндерү эшләре «Безнең ишегалды» муниципаль программа кысаларында башкарылды. Йорт халкы да зур активлык күрсәтте.

Йорт өчен җаваплы Рәфидә Зарипова биредә 45 ел яши. Үзе әйтүенчә, ишегалды бик үзгәрде, матурланды, олылар һәм балалар өчен дә шартлар бар. Чыннан да, юлларда асфальт алыштырылган, уңайлы эскәмияләр, балалар өчен уен комплексы урнаштырылган. Чүпне дә аерым җыю мөмкинлеге тудырылды.
– Йортта яшәүче халык белән өч тапкыр очраштык. Кешеләр теләкләрен җиткерделәр, ә без шулар нигезендә проект төзедек. Яшелләндерү эшендә дә ярдәм иттеләр, – ди Түбән Каманың баш архитекторы Эмиль Сираҗетдинов. 
Нәтиҗәләр белән барысы да канәгать калды. Сүз уңаеннан, шәһәребез «Безнең ишегалды» республика программасын тәкъдим итүчеләрнең берсе булды. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X