Туган як

Хыяллары тормышка ашсын иде

Рамилне мин Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә Роберт Миңнуллинга багышлап уздырылган кичәдә күреп алдым. Егет кешенең әдәби кичәләрне шулай йотылып караганын күргәнем юк иде әле. Аның инвалид арбасында утыруын соңрак кына абайлап алдым. Китапханәнең укучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Әнфисә Фәйзетдинова әйтүенчә, 24 яшьлек Рамил Шәмиев һәм аның әнисе Рәмзия апа биредә узган барлык чараларга килергә тырышалар. Бу гаилә белән танышасым, аралашасым килде.

Алар шәһәр читендә урнашкан йортның кечкенә бер квартирында туганнарында яши. Рамил әнисе белән Түбән Камага бер ел элек  Кукмара районыннан күчеп килгән. Егет тумышыннан авыру, аңа балалар церебраль параличы диагнозы куелган. Әмма үзе дә, әнисе дә бирешмиләр. Киресенчә, тормыштан тәм табып яшәргә тырышалар. Өйдә бикләнеп утырырга яратмыйлар. Рәмзия апа әйтүенчә, шәһәр буенча автобуста йөриләр. Идәннәре тәбәнәк, арба белән менәр өчен махсус баскычы да бар. Ашыкканда гына такси чакыртырга туры килә. Җәен аеруча рәхәт: Рамил урамга электр ярдәмендә хәрәкәт итә торган арбада чыга. Әнисенә этеп йөрисе дә юк. Алар паркларда йөриләр, Кама буйларыннан әйләнеп кайталар.
Атнага бер тапкыр Г.Тукай китапханәсенә көчле ихтыярлылар белән очрашуларга йөриләр. Анда кул эшләре белән шөгыльләнә, аралашалар да. Сораулар булса, юристларны чакыралар икән. 
Рамил төрле күңел ачу чараларын, концертлар, әдәби-музыкаль кичәләрне ярата. Түбән Камага Роберт Миңнуллин киләсен ишеткәч, шатлана. Чөнки, үзе әйтүенчә, андый кешеләр белән очрашу дөньяга карашларны үзгәртә. Әнә Илдар Хәйруллинның иҗат кичәсен карагач, язучы  китапларын әнисеннән укыткан. Күренекле шагыйрь Рәмис Аймәтне дә түземсезлек белән көтеп алган, фотога да төшкән әле. 
Рамил йөри алмый, уң кулы эшләми, әмма сул кулы белән ноутбукта интернеттагы дусларына хатлар яза, аралаша. Тынгысыз егет аңа яңадан-яңа программалар куя, фотолардан музыкага слайд-шоу ясарга өйрәнгән. Кәрәзле телефоны төймәле булгач, ватцап кушымтасын ноутбукка урнаштыра. Нибары 9 сыйныф кына тәмамлаган бу егеттә мондый сәләт кайдан килгән? 
– Әгәр дә шәһәргә берничә ел элек күченгән булсак, бәлки кая да булса укырга керер иде. Хәзер соң шул. Акчасы да кирәк бит аның, – ди Рәмзия апа.  
Аларга дуслары, танышлары, авылдашлары  ярдәм итә. Үзидарә советы рәисе дә бик мәрхәмәтле ханым. Гомумән, сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле булганнарга биредә мөнәсәбәт башка булуын тоя егет. Күрше-күлән, таныш булмаган кешеләр ярдәмнәрен тәкъдим итә. Район үзәгенә баргач, урамнан узганда аңа кат-кат әйләнеп карыйлар. Шәһәрдә исә бармак төртеп күрсәтүче дә, сәерсенеп караучы да юк. Егет үзен кызганганны яратмый, ояла.
Рамил хоккей карарга ярата икән. Ничек карый диген!
– «Ак Барс» җанатары мин. Түбән Кама Боз сараенда да булдым. Матчларны телевизордан дулкынланудан дару каба-каба карыйм. Минем команда оттырса, төнен йоклау юк инде. Сәламәт булсам, чит илдә хоккей уйнар идем, – дип уртаклаша ул теләге белән. 
Егет Кыш бабайга күптән ышанмый, ул чын булса, беренче чиратта сәламәтлекне, аякка басуын сорар иде. Һич югында тернәкләндерү курсын узарга иде! Дүрт ел буе Рамил бер тапкыр да санаторийга бармаган, гәрчә мондый курсны елына ике тапкыр үтәргә тиеш булса да. Рәмзия апа «Шәфкатьлелек» үзәгенә барып караган, анда әлегә алмыйбыз, дип кайтарып җибәргәннәр.  Акча түләп барырлар иде, тик икесенә 20 400 сум чыга, шуның 5500 сумы – Рәмзия апага улын карау өчен бирелә. Өстәмә эшкә урнашсаң, бу акчаны бирүдән туктыйлар. 
Әни кеше Кыш бабайдан квартир сорар иде. Дөрес, Татарстанда инвалидларга торак бирү программасы бар. Ләкин, билгеле булганча, анда елына бер кешегә генә квартир бирелә. Быел 1998 елда чиратка басканга тапшырылган. Ә Рамил чиратка әле дүрт ел элек кенә баскан. Найм буенча торак та ала алмыйлар, андый квартирлар предприятиедә эшләүчеләргә генә бирелә. 
Шәһәребездә авырлыкларга бирешми сынмый-сыгылмый яшәүче Дәүрия Якупова, Эльвира Гайнетдинова Рамил белән тыгыз элемтәдә тора. Кайда нинди чара буласын хәбәр итәләр, кирәк булса, киңәш бирәләр. Рамилнең игезәк сыңары Нияз Казанда яшәп ТИСБИда белем ала. Егет нечкә күңелле, яхшылыкка ышана, теләкләре тормышка ашар дип хыяллана. Мин дә, бу кечкенә гаиләнең өметләре аклансын, хыяллары кабул булсын дип, чын күңелдән телим.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: