Туган як

Хыяллары – Чабаксарга бару

Түбән Уратма авылының күпчелек халкы – татарлар. Дүрттән бер өлеше генә – чуашлар. Әмма аз санда булсалар да, гореф-гадәтләрен, телен, йолаларын саклап яшиләр. Шул ук вакытта татарча да чиста сөйләшәләр. Ә аларның «Кемел чылкуч» («Көмеш чишмә») ансамбле концертларын Түбән Уратмада барлык милләт кешеләре яратып карый. Ансамбль җитәкчесен һәм әгъзаларын редакциягә чакырып, шәхсән танышып, сөйләшергә булдык.

Чакыргач, кунаклар озак көттереп тормадылар. Һава торышы начар булса да, икенче көнне үк редакция ишеген ачып, елмаеп килеп керделәр. Татарча чыннан да бик яхшы сөйләшәләр. Ансамбль әгъзалары барысы да килмәде, җитәкчеләре Галина Шестакова, әгъзалары Нина Емельянова һәм Мария Шестакова гына. 
– Чуаш ансамбле Түбән Уратмада 1978 елда барлыкка килде. Аны ул вакыттагы мәдәният йорты директоры Халидә Хәбетдинова оештырды. Ул хәзер вафат инде, – дип сөйли Нина Никифоровна. – Чыннан да, чуаш уен-җырлары бик күңелле, үзгә бит ул. Халидә чирләп үлгәч, ансамбль дә таралды. Бу 90 нчы еллар тирәсе булгандыр. 
Нина Емельянова  лаеклы ялга чыккач, үзе әйткәнчә, күңелендә бушлык хасил була, тормышы да күңелсез булып тоела башлый. Шуңа күрә ул ансамбльне яңадан торгызырга карар кыла. 
– Мәдәниятне дә үстерергә кирәк бит. Авылдашларны җыю авыр булмады, телефоннан бер шалтырату җитте. 1 мартта авылда бергәләп чыгыш ясадык. Шуннан китте дә инде: Яңа ел бәйрәмендә дә, башка чараларда да актив катнаша башладык, – дип искә ала ул. Исемен дә үзе сайлый – «Кемел чылкуч» («Көмеш чишмә»). Ник дисәң, сере бар икән. Авылның тау бите буйлап чишмәләр ага. География укытучылары әйтүенчә, Түбән Уратма авылы тирәсендә 100 дән артык чишмә бар. Ә Нина Никифоровна су буйларын яраткач, башка исем турында уйламаган да.
«Көмеш чишмә» артистларының иң яшь әгъзасы Татьяна Макаровага – 59 яшь, иң өлкәне Галина Гурьяновага – 75 яшь.
 – Без өч бертуган апалы-сеңелле йөрдек. Беребез авырып үлде, икенчесе – 84 яшьтә, җырлау-бию авыр. Менә мин генә калдым инде, – ди Нина Никифоровна. – Александра апа, Лида апа да чирли башладылар. Ике баянчыбыз Николай һәм Василий да дөньядан киттеләр. Соңгы көннәренә кадәр сәхнәдә бии-бии уйнадылар. 
Әмма «кызлар» бирешми. Эшләрен читкә куеп, репетициягә барырга җай да, вакыт та табалар. Әнә Татьяна һәм Виктор Макаровлар җәен дә, кышын да, буранда да, коеп яуган яңгырда да күрше авылдан киләләр. Виктор ансамбльдә бердәнбер ир дә әле. Тугыз ел элек ансамбль җитәкчесе дилбегәне яшь, актив, җор телле Галина Шестаковага тапшыра.
– Мин «Көмеш чишмә»гә 2006 елда килдем. Ялгызым чыгыш ясый идем. Репетицияләрдә күземә күренгән хаталарын бераз төзәткәләдем. Әмма җитәкче булырмын дип уйламадым, – дип көлә Галина Александровна.
Хәзерге вакытта ансамбльдә унлап кеше шөгыльләнә. Араларында Түбән Уратмада яшәүчеләр дә, Түбән Камадан кайтып йөрүчеләр дә бар. Коллектив Түбән Камада, Яр Чаллыда, Зәйдә һ.б. шәһәрләрдә һәм авылларда чыгыш ясый. Ә менә яшьләр авыр тартыла шул бу эшкә.
Башкалардан аермалы буларак, «Көмеш чишмә» тамашачыларны борынгы гореф-гадәтләр белән дә таныштыра. Җырлары да –  әби-бабаларыннан сакланып калган энҗе-мәрҗәннәр. Йолаларны нәкъ менә оригиналга туры китереп, элеккечә күрсәтергә тырышалар. Шуңа күрә әзерлек вакытларын күп ала. Троицаны узган ел октябрьдән өйрәнә башлап, быел февральдә генә күрсәткәннәр. Сигезенче мартта исә авылдашларын туй күренеше белән таныштырганнар. 
– Туйның өч төрле йоласын күрсәттек. Берсе – кыз димләү, аннары туйның үзен һәм килен коймагына күчтәнәч белән килү (кодалар килә). Бер тапкыр тәрҗемәче дә утыртып караган идек. Әмма авылдашлар ансыз да аңлый, – ди Галина Шестакова. – Уратмалылар, бигрәк тә чуаш ягы урамнары белән янәшә торганнары, чуашча белә. Белмәсәң дә, зыян юк – болай да бар нәрсә аңлашыла. 
Сүз уңаеннан, «Кыз димләү» йоласын алар Казанда узган «Этномириада» Халыкара сәнгать конкурс-фестивалендә күрсәткәннәр. Әлеге чарада Башкортстан, Чувашия, Марий-Эл, Удмуртия һ.б. өлкәләрдән, Вьетнамнан, Колумбиядән һ.б. илләрдән 60тан артык фольклор, үзешчән һәм музыка мәктәбе уен кораллары коллективлары, сәнгать мәктәбе вәкилләре, гаилә ансамбльләре һ.б. катнашкан. Үзешчән коллективлар арасында «Кемел чылкуч» икенче урынга чыккан. Моңа кадәр шул ук фестивальдә катнашып, беренче урынны алган булганнар.
Ансамбль репертуарында Троица, Каз өмәсе күренешләрен күрсәтү дә бар. Моннан кала, аерым чыгыш ясыйлар. Мария Шестакова, мәсәлән, заманча җырларны үз итә.
– Чуаш җырларын бер дә белми идем. Ансамбльгә килгәч өйрәндем. Яратып башкарам. Аллага шөкер, татарча да җырлыйбыз, – ди ул. 
Тамаша булгач, декорация дә кирәк. Туй йоласына, мәсәлән, дугалар, тәртәләр, кыңгыраулар һ.б. эзләгәннәр. Костюмнарга килгәндә, артистлар тукыма сатып алганнар, ә Галина Александровна барысына да күлмәкләр, алъяпчыклар һ.б тегеп биргән. Бизәвен үзләре бизәгәннәр. 
Чуаш халкының зур бәйрәмнең берсе –  Уяв. Татарларның Сабантуена охшаш бәйрәм ул. Түбән Уратмада быел 11 нче тапкыр уздырылыр дип көтелә ул. Республика күләмендәгесе – Кама Аланында оештырыла. Уратмалылар анда да барырга тырышалар. Норлатта исә халыкара Уяв бәйрәме уздырыла. Нина Емельянованың туганнары шунда яшәгәч, анда да бара ул. Бирегә Татарстан һәм Россиядә генә түгел, АКШ, Эстония, Латвия һ.б. илләрдә яшәүче чуашлар да  җыела. 
Кызганычка, түбәнуратмалыларның андый ерак юлларга чыгарга мөмкинлекләре юк. Узган ел артистларны Кырымга чакырганнар, тик чыгымнарны кем капласын ди? Хыяллары – Чабаксарга барып кайту. Концерт белән булмаса да, һичьюгында экскурсиягә генә. 
Гомумән, авылда күп нәрсә халык акчасына башкарыла: зират өе төзегәннәр, кәшәнә (часовня)  җиткереп, түбәсен калай белән япканнар, сабантуйлар да кешеләр акчасына уздырыла. Дөрес, депутатлар, авыл җирлеге башлыгы булдыра алганча ярдәм итәләр: зират өенә кирпеч сатып алырга булышканнар, Уявны уздырганда трактор белән урын әзерләтәләр, сәхнә төзетәләр, концерт белән башка шәһәргә барганда, машина белән тәэмин итәләр. 
Түбән Уратма чуаш халкы әйтүенчә, балалар мәктәпкә өч тел: чуаш, татар һәм рус телләрен белеп бара. Алар шуның белән горурлана да. Татарлар белән алар нәкъ туганнар кебек яшиләр. Кирәк чакта бер-берсенә ярдәм итәләр. Бәйрәмнәре, концертлары бергә уза. Милләтләр дуслыгының иң ачык үрнәге – шушыдыр.  
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Фотода: сәхнәдә чыгыш ясау мизгелләре.
Фото «Кемел чылкуч» ансамбле архивыннан алынды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: