Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Хәрби хезмәткә әзер

Түбән Камада «Иң яхшы хәрби машина йөртүче – 2018» бәйгесе узды. ДОСААФ автомәктәбендә үткән чарада республиканың 12 районыннан хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле егетләр катнашты.

Ярышлар алты өлештән торды. Көчле затлар юл йөрү кагыйдәләре буенча имтихан бирделәр, машинаны фигуралы йөртү осталыкларын күрсәттеләр, винтовканы сүтеп-җыйдылар, алардан аттылар. Егетләр физик әзерлекләрен дә күрсәттеләр, мәсәлән, турникта күтәрелделәр. Барлык сынауларны узып, беренчелекне, «Патриот» үзәге курсанты Данил Селиванов яулады. 
«Алар өчен бу – ярышлар гына түгел, ә хәрби хезмәткә әзерлек дәрәҗәсен күрсәтү мөмкинлеге дә. Минем улым күптән түгел Ватан алдындагы бурычын үтәргә китте. Бу күнекмәләр аңа ярдәм итәчәк», – ди Түбән Кама ДОСААФ автомәктәбе начальнигы Василий Сахно.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев