Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Хокукый кануннарга буйсынмаган

Полиция хезмәткәрләре таләпләренә буйсынмаган хокук бозучы, суд карары нигезендә, административ кулга алынган.

25 майда 20.40 сәгатьтә Корабельная урамындагы 26 нчы йорт каршында, юл-патруль хезмәте инспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган (куркынычсызлык каешын эләктермәгән) өчен руль артында 19 яшьлек түбәнкамалы утырган ВАЗ-2107 автомобилен туктаталар. Полиция хезмәткәрләре машина йөртүчегә аның хокук бозуын аңлаталар һәм машина йөртү таныклыгын, транспорт чарасын теркәү документларын, ОСАГО иминият полисын күрсәтүне таләп итәләр. Ләкин машина йөртүче егет полиция хезмәткәренең законлы таләпләрен үтәүдән баш тарта, үзен бик агрессив тота, автомобиль ишеген ябып, эчтән бикләп куя. Полиция хезмәткәрләренең законга буйсынырга кирәклеге турындагы таләпләренә игътибар да итми. 
Бүтән чара калмагач, полицейскийлар автомобильнең алгы ян тәрәзәсен ватып, «Полиция турында закон» кысаларында, физик көч һәм кул богаулары кулланып, кагыйдә бозучыны административ хокук бозу турында беркетмә төзү өчен, патруль автомобиленә озаталар. Бу вакытта хокук бозучы актив каршылык күрсәтә, полицейскийларның киемнәренә ябыша, ычкынырга маташа. 
Машина йөртүчегә «Куркынычсызлык каешын эләктермәгән хәлдә транспорт чарасы белән идарә итү», «Полиция хезмәткәренең законлы таләпләрен үтәмәү» буенча административ беркетмә төзелә һәм Түбән Кама районы эчке эшләре идарәсенә китерелә.    
27 майда машина йөртүчегә карата 8 тәүлеклек арест рәвешендә суд карары чыгарылган. 
Эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәте.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев