Туган як

Хокукларны яклый белергә кирәк

Сыйфатсыз товарны ничек кайтарырга? Моның өчен судка мөрәҗәгать итәргә кирәкме? Андыйвакытта кем ярдәм итә ала? Бу турыда кулланучылар базары бүлеге начальнигы Евгения Чернова белән сөйләштек.

Судка барыргамы?

Бүлек Түбән Кама территориаль алкоголь инспекциясенә карый. Ул Бызов урамындагы 20 а йортта урнашкан.
– Бирегә килгән кешеләрне тыңлыйбыз, сораулар бирәбез. Товарга гарантия барлыгын-юклыгын белешәбез. Әмма гарантия вакыты тәмамланса да, кулланучы аның яраксызлыгына гаепле булмавын дәлилләргә тиеш. Аннары сатучыга яки хезмәт күрсәтүчегә дәгъва язарга ярдәм итәбез. Акча кайтарылмаса яки товар алыштырылмаса, эшне судка әзерләргә булышабыз. Судта өченче зат буларак чыгыш ясыйбыз, – дип аңлата Евгения Александровна. 
Үзен ихтирам итүче оешма эшне судка җиткермәскә тырыша, чөнки законны бозсалар, кулланучылар белән каршылыклар килеп чыгуның үзләренә файда китермәячәген аңлый. 
Ярдәм сорап килгән кеше кайчак хәлне тулысынча аңлатмый, шуңа күрә эштә кыенлыклар килеп чыга. Шул уңайдан, Евгения Чернова бер эш турында да сөйләде. Бер ир автосервиска һәм аның янындагы кибеткә дәгъва белдергән. Акчасы кайтарылмагач, бүлек белгечләре аңа судка дәгъва гаризасы язарга ярдәм иткәннәр. Әмма машина хуҗасы итеп әнисе язылганга күрә, судья аны кабул итмәгән. Юрист гаризаны яңадан язарга ярдәм иткән. Әнисен борчымаска теләп, ир судка бармаган, машинасын да саткан. Тик менә судта җавап бирергә тиешле автосервис һәм кибет хуҗалары адвокат яллаганнар һәм иргә бу адвокат хезмәтенә түләргә туры киләчәк.
Кайбер кешеләр 300 сум өчен дә судка мөрәҗәгать итәргә әзер. Мәсәлән, бер ир машина өчен туңмый торган сыекча сатып алып,  кире тапшыра алмагач, судка гариза язган. Евгения Чернова әйтүенчә, аның җиңеп чыгып, өстәвенә, 500 сумлык мораль зыянны кайтару  мөмкинлеге дә булган. Тик ул, нишләптер, кире уйлаган. 
Җиңәр өчен кайчак озак көтәргә туры килә. Мәсәлән, бер ир сыйфатсыз кәрәзле телефон сатып алгач, кибеттә аны кире кабул итмәгәннәр. Суд исә зыян күрүче яклы булган. Әмма акчаны кайтару өчен ир ярты айлап йөргән: я программа эшләмәгән, я менеджер эштән киткән. Шуңа күрә ир мораль зыян түләүгә дәгъва биргәч, кибет администрациясе товар өчен дә, көттергән өчен дә акча түләгән. 
Шундый эшләрнең тагын берсен мисалга китерделәр. Берәүләр квартирга ишекләр сатып алган. Шуларның берсе – яңа, икенчесе витринадан алынган һәм төсе белән бераз аерылып торган. Әмма судта моны дәлилләү авыр булган, шуңа күрә эш озак каралган. Бәхеткә, ишекләрнең яңаклары өр-яңа булган. Һәм сатып алучы витринадагы ишекнең төсе яңагыннан аерылып торуын исбатлый алган. Евгения Чернова әйтүенчә, бүлек белгечләре кулланучылар җиңүен үз җиңүләре итеп кабул итә. 

Ялгышмас өчен

Әйберне сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк соң?
– Килешү төзегәндә, аның шартларын игътибар белән укыгыз. Кайбер кешеләр башта карамыйлар, аннары безгә килеп, «мин күзлексез идем», «мин инвалид», «мин ашыктым» дип, үзләрен аклап маташалар. Әлбәттә, алар кызганыч, әмма бу килешүгә имзаларын куярга беркем дә мәҗбүр итмәгән бит. Законга каршы чыгып булмый, – ди  белгеч.
Ә менә базардан әйбер сатып алганда, сатучылар чек та бирми. Аннары сыйфатсыз киемне кабул итмичә аптыраталар. Шулай да товар чегы сорарга була. Һич югында сатучыдан бер кәгазь кисәгенә контейнер номерын, товарны сатып алган көнне, үз фамилиясен, имзасын яздырырга кирәк. Һәм иң мөһиме: этикеткасын кисеп, киемне кибеттә үк киеп кайтып китмәгез. Юкса, аны кире алмаячаклар. Өйгә кайтып, яңадан киеп карагыз, тикшерегез, ошаса – кисеп алырсыз. 
– Бу сүзләрем базарны хурлау дип уйлый күрмәгез. Кибеттә кешеләргә һәрвакыт чек бирәләр. Шуңа күрә үз хокукларын яклау җиңелрәк тә, – дип ассызыклый Евгения Чернова.
Шунысы да бар: товар сыйфатлы булып та, зурлыгы, төсе һ.б. буенча туры килмәсә, чегы, этикеткалары, тартмасы сакланса, аны 14 көн эчендә алыштырырга мөмкин. Шул ук вакытта кире кайтару мөмкинлеге булмаган товарлар исемлеге дә бар, мәсәлән, китаплар, эчке кием.  
Торак йортларда янгыннар чыга башлагач, квартирлар буенча төтен сигнализаторлары сатып алырга тәкъдим итеп йөрүчеләр артты. Кармакларына бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр эләккән. Мондый «сатучылар» тиз арада юкка чыгу сәбәпле, аларны табу, зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү мөмкин түгел. Мондый җиһазлар, әлбәттә, кибеттән сатып алынырга тиеш.
Сүз уңаеннан, сыйфатсыз товарга ремонт ясаганда, вакытлыча кулланып тору өчен, аның урынына 3 көн эчендә башканы бирергә тиешләр. Моның өчен гариза язарга кирәк. Бирмәсәләр, һәр көн өчен пеня түләтеп була. Әмма бу кагыйдә машина, сәгать, электр-көнкүреш товарларына, мебельгә һ.б. әйберләргә кагылмый.  Әгәр сорауларыгыз булса, 36-63-85 номеры белән бүлеккә шалтырата яки ул урнашкан Бызов урамындагы 20 а йортына килә аласыз. Андагы белгечләр сезне тыңларга, ярдәм итәргә әзер.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Фотода: кулланучылар базары бүлеге  начальнигы Е. Чернова.
Фото Е. Чернованың шәхси архивыннан алынды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: