Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Хоккей бәйрәме күңелле узды

Узган ял көннәрне Түбән Кама, чын мәгънәсендә, «Россиянең хоккей башкаласы»на әверелде. Ил күләмендә уздырыла торган «Хоккей йолдызлары атналыгы» кысаларында, шәһәребезгә бик күп танылган спортчылар һәм дәрәҗәле кунаклар килде.

Тантаналы чара 12 гыйнварда «Нефтехим Арена» боз сараенда Континенталь хоккей лигасының вице-президенты Алексей Морозов һәм Татарстан Республикасының спорт министры Владимир Леоновның котлау чыгышлары белән башланып китте. Алар Түбән Камада  ярты гасырлык хоккей тарихы булган «Нефтехимик» клубының данлы талантлары һәм бүген дөньяның иң яхшы хоккей лигаларында уйнаучылары турында, шәһәрнең чын-чынлап спорт каласы булуы турында ассызыклап әйттеләр. 
Яшьләр хоккей лигасы командалары арасында унынчы юбилей матчы башланыр алдыннан күп сюрпризлар әзерләнгән иде. Мәсәлән, һәркемне урамда  төрле боз фигуралары, ә арена фойесында алтынсу буяу белән бизәлгән хоккейчы каршылады. Боз мәйданында исә искиткеч төсле музыкаль шоу күрсәтелде. Аренага керүче бар тамашачыга (4890 кеше) беләзекләр өләшенгән иде. Дөм караңгы залда музыкаль шоу башлангач, электрон беләзекләр төрле төсләр белән җемелди башлады. Күпләр, бигрәк тә балалар, урыннарыннан торып, арена уртасындагы музыкантларга кушылып биеделәр...
Кичке биштә «Көнбатыш» һәм «Көнчыгыш» командалары арасында матч башланды. Бу җыелма командалар составында илебезнең иң оста 44 яшь хоккейчысы уйнады. Алар арасында Түбән Каманың «Реактор» һөҗүмчеләре Арсен Хисаметдинов һәм Алексей Пузанов та бар иде. Ике команда уенчылары да бик көчле көндәшләр булгач, исәп уенның икенче периоды уртасына кадәр ачылмады. 31 нче минутта «Көнбатыш» командасы өчен уйнаучы Марка Верба (Чехов шәһәре, «Русские витязи») көчле селтәнү белән шайбаны Айдар Миңлегалиев (Әлмәт, «Спутник») саклаган капкага кертте. Уенның дәвамы тагын да кискенләшеп китте, тик исәп үзгәрмәде... 
Матч тәмамланырга 1 минут кала «Көнчыгыш» командасы, капкачыны алып, 6 уенчы белән һөҗүмгә омтылып карады. Тик нәтиҗә киресенчә булды – Санкт-Петербургның «СКА - 1946» уенчысы Кирилл Марченко буш капкага икенче шайбаны ташлады. Шулай итеп, «Көнбатыш» командасы 2:0 исәбе белән җиңде һәм МХЛ Кубогына лаек булды.  
13 гыйнварда Түбән Камада беренче тапкыр Хатын-кызлар хоккей лигасы йолдызлары матчы да узды. Мондый ярышлар 2015 елдан бирле уздырыла һәм анда 7 команда катнаша. Шул командалардан сайлап алынган 34 уенчы быел шулай ук  ике – «Көнчыгыш» һәм «Көнбатыш» командаларына бүленеп көч сынаштылар. 
Исәпне Елизавета Роднова (Уфа, «Агыйдел») ачты. Җавап шайбаны Татиана Рафтер (Санкт-Петербург, «СК Горный») кертте. Икенче периодта «Көнбатыш» командасы өчен уйнаучылар Хейли Уильямс һәм Фәнүзә Кадыйрова (Санкт-Петербург, «СК Горный») бер-бер артлы 2 шайба ташладылар. «Көнчыгыш»лылар көчле һөҗүм ясадылар һәм Ольга Сосина (Уфа, «Агыйдел») шайба кертеп, исәпне кыскартты. Уен тәмамланырга минут ярым кала Алевтина Штарева (Мәскәү, «Торнадо») тагын бер алка кертте. Шулай итеп, «Көнбатыш» командасы 4:2 исәбе белән җиңде. Матч тәмамлангач, бүләкләү алдыннан тагын кызыклы  мизгелләр булып алды: ике команда да, формаларын да алмаштырмыйча, тимераякта бию ярышы (танц-баттл)  күрсәттеләр...
Бу көннәрдә «Хоккей йолдызлары атналыгы» Казанда дәвам итә. 19 гыйнварда «Татнефть Арена» да Континенталь хоккей лигасы уенчыларының мастер-шоуы, 20 гыйнварда КХЛ йолдызларының матчы узачак. 
Фәрит ВАГЫЙЗОВ, «Туган як»ның спорт күзәтүчесе.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев