Туган як

Хәмзә БАҺМАНОВ: «Һәрнәрсә халык өчен ачык булырга тиеш» яки булган пычракка тагын бер чиләк шакшы су өстәгәннән генә экология яхшырамы?

Хәмзә Баһманов исеме шәһәрдәшләребезгә 1998 елдан бирле таныш. Ул Түбән Камага килеп, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе комплексы төзелешенә нигез салуга җитәкчелек итте һәм дистә елдан артык әлеге чын мәгънәсендә «гасыр төзелеше» булып торган «ТАНЕКО» химия гигантын җитәкләде. Шундый оештыру тәҗрибәсенә ия кешене 2012 елда республика башкаласына Министрлыкка чакырып алганнар иде. «Югары күтәрелү» булса да, Хәмзә Әзәл улы Түбән Кама белән араны өзмәде, биредәге эшләр белән даими кызыксынып торды һәм лаеклы ялга чыгуга кабат яраткан шәһәренә әйләнеп кайтты. Кемнәрдер Казан ягына каеклаганда, аның бу гамәле бераз сәеррәк тоеладыр, әлбәттә. Тик аңа биредә яшәүчеләрнең проблемалары якын. Һәм кайтып озак та үтмәде аңа җирле Иҗтимагый советны җитәкләргә тәкъдим иттеләр.

– Хәмзә Әзәлович, сез бу елның башыннан диярлек, төгәлрәге февральдән, Иҗтимагый совет рәисе. Кыска гына вакыт узса да, әлеге эштән беренче тәэсирләрегез белән уртаклашсагыз иде.
– Мин килгәндә Иҗтимагый советта башта 15 кеше иде. Алар – төрле яшьтә һәм төрле һөнәр ияләре. Дин әһелләре дә, предприятие вәкилләре дә бар. Барысы да халык арасында танылган, абруйлы шәхесләр, әлбәттә. Күпчелеге җитәкче булып эшләгән тәҗрибәле кешеләр булсалар да, мин аларның Иҗтимагый советта ниңди юнәлештә эшләргә теләүләре белән кызыксындым. Һәрберсе белән җентекләп сөйләштем. Кайсы юнәлештә эшләгәндә шәһәребезгә, кешеләрнең мәнфәгатьләрен яклауга күбрәк файда китерерләр, аларны нинди проблемалар күбрәк борчый? Бу әңгәмәләр киләчәккә планнар төзү, башкарылачак эшләрнең юнәлешләрен билгеләү өчен кирәк иде. Бөтен эшне дә берьюлы колачлап булмый, барлык проблемаларны да шунда ук хәл итү мөмкин түгел. Ә иң кирәклеләрен тәгаенләү зарур. Беләсезме, нәрсәсе кызыклы булды? Иҗтимагый совет әгъзаларының күбесен яшьләр сәясәте борчый икән. Сөйләшкәч, сораштыргач, күпчелеге шундый сүзләр әйтте. Моңа үзем дә аптырадым. Чөнки Түбән Камада кешеләрне иң нык борчыганы экология проблемасы дип уйлый идем. Яшьләр сәясәте бар, ә советта яшьләр юк – барысы да диярлек өлкән кешеләр. Без, өлкәннәр, яшьләр проблемаларын үзебезчә аңлыйбыз. Ә яшьләр үз проблемаларын яшьләрчә аңлый. Шуңа күрә советка яшьләрне дә тарту зарурлыгы килеп басты. Иҗтимагый совет бит ул ниндидер, үзбелдекле, үзбаш оешма түгел. Ул – җәмгыятьтә иҗтимагый мөнәсәбәтләрне көйләү өчен төзелгән законлы оешма. Ул хакимият органнары белән ярашып эшләргә тиеш. Яшьләр мәсьәләсендә дә муниципаль район башлыгы Айдар Рәис улы белән киңәшләштем. Ул советка яшьләрне дә кертүгә каршы килмәде.
– Иҗтимагый советның төп эшчәнлеге нәрсәдән гыйбарәт?
– Әйткәнемчә, советта халык арасыннан иң актив кешеләр тупланган, «җәмәгатьчелекнең каймагы» дияргә була. Безнең эш кемнедер тикшерү, кемгәдер кисәтү ясау түгел. Бурычыбыз – һәрберебез дә, үзебезнең тармак буенча мәгълүмат туплап, аны уртага салып сөйләшеп, халык мәнфәгатьләренә туры килерлек чишелеш табу. Хакимият ул мәсьәләне беләме, дөрес аңлап эшлиме, халыкның таләпләрен үтәп җиткерәләрме? Аларның ниндидер тармакны финанслаулары, кабул ителгән карарлары районыбызда яшәүчеләрнең таләпләренә туры киләме? Без менә шуларны ачыклап, кешеләр белән җитәкчеләр арасында бәйлелек булдыручы оешма.
– Арадашчы кебегрәк була инде?
– Әйе, шулайрак. Хакимият белән халык арасында бәйләүче звено. Хакимият нәрсә ул? «Хакимият вертикале» дип әйтергә яратабыз. Монда инде идарә функциясенең түбәннән югарыга вертикаль үсеше күздә тотыла. Түбәндәгеләрдән аермалы буларак, иң югарыдагылар әйтәсе сүзләрен авыз тутырып әйтә ала, карарлар да кабул итәләр – кыскасы, мөмкинлекләре зуррак. Ләкин вертикаль хакимияткә таяныч кирәк. Ә кемгә таянырга? Әлбәттә, халыкка. Ә халык кайчан ышанычлы терәк була ала? Шул халыкның мәнфәгатьләрен кайгыртканда, килеп туган проблемаларын аларга уңайлы итеп вакытында хәл иткәндә генә халык хакимиятнең ныклы терәге була ала. Без менә шул халык әйткән таләпләрне, тәкъдимнәрне хакимият органнарына аңлаешлы итеп ирештерүче звено. Хакимиятнең халык өчен файдалы карарлар кабул итүе аларның таләпләрен хакимияткә аңлаешлы итеп җиткерүебезгә бәйле. Шуңа күрә, чыннан да, безне ышанычлы арадашчы дип әйтү урынлыдыр. Болардан тыш без, Иҗтимагый совет вәкилләре буларак, төрле чараларда – комитетлар, советлар, башкарма комитет комиссияләре эшләрендә дә актив катнашабыз. Кыскасы, халык фикере чагылдырылырга тиешле барлык чаралар безнең катнашыбыздан башка гына узмый.
– Советта даими 15 әгъза гына буламы яисә сез аларны күбрәк тә сайлый аласызмы?
– Монысы инде ихтыяҗга карап. Кайбер районнарның Иҗтимагый советларында 20 шәр әгъза бар. Без дә күптән түгел советка тагын ике әгъза кабул иттек. Әйтик, сәнәгать тармагыннан хәзерге вакытта җитештерү предприятиесендә эшләүче эксперт кирәк иде. Экология мәсьәләләрен хәл иткәндә, заманча производствоны яхшы белгән, аның проблемалары белән якыннан таныш кеше булу зарур. Безне экология борчыймы, яшьләр мәсьәләләреме, без шул өлкәне белә торган кешене советка кертергә тиеш. Әлеге мәсьәләдә карашларыбыз аларның фикерләре белән килешәме-юкмы икәнен чагыштыру өчен кирәк бу. Һәм менә экология буенча предприятиедән бер авторитетлы кеше куярга, дигән карарга килдек. Иҗтимагый советта депутатлар һәм хакимият кешеләре әгъза булып торырга тиеш түгел. Шулай итеп, ул вакытта әле «ТАНЕКО» генераль директоры урынбасары булган Илшат Сәлаховны советка керттек. Ә яшьләр буенча Юлия дигән бер кызыбыз яхшы гына эшләп китте. Шулай итеп, хәзер советта 17 кеше.
– Иҗтимагый советның эше утырышлар, киңәшмәләр уздыру белән генә чикләнмидер инде?
– Башта барыбыз да җыелып сөйләшкәннән соң, алдагы эшчәнлекнең планын ачыклыйбыз. Һәр утырышта берәр зур мәсьәлә карала. Әлбәттә, кешеләрне һаман бер проблема гына борчый дип уйлау нигезсез. Кайчак көтмәгәндә нинди дә булса проблема килеп туа. Без аларның берсен дә игътибарсыз калдырмыйбыз. Аеруча бүгенге көндәге кискен мәсьәләләр беренче урынга куела. Безнең утырышлар дүртәр сәгать бара. Чөнки аларда, гадәттә, бер-ике сорауны тикшерү белән генә чикләнеп калып булмый. Алдан планлаштырылмаган тагын берничә мәсьәлә килеп чыгарга мөмкин. Аларны да карыйбыз. Четерекле мәсьәләләр күпләрне борчый. Шул ук экология, транспорт һ.б.
– Четерекле мәсьәләне ачыкладыгыз да ди... Шуннан, алга таба эшләр нинди юнәлештә алып барыла?
– Проблема килеп туган икән, аны хәл итүнең юлларын табарга кирәк. Бу хакта совет әгъзалары белән генә киңәшләшеп калмыйча, җәмәгатьчелекнең дә, халыкның да фикерен белергә кирәк. Без иҗтимагый, профсоюз оешмалары, пенсионерлар, эшләүчеләр фикерләрен яхшылап өйрәнгәч, тикшергәч, җирле башкарма хакимият органнары вәкилләрен чакырып, бу мәсьәләдә нәрсә эшләүләре турында мәгълүмат алабыз һәм шуларга таянып нәтиҗә ясыйбыз. Без аларның эшләрен хуплыйбыз яки хуплыйбыз һәм шул ук вакытта тәкъдимнәребезне дә әйтәбез. Хуплап бетермәгән очраклар да була. Андый чакларда, мәсьәләне тирәнрәк тикшерергә кирәк, дигән карар чыгарабыз. Шәһәрдәге барлык массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән дә четерекле проблемалар турында уртага салып сөйләшкән идек. Бу хакта үзегез дә беләсез. Журналистлар, ни әйтсәң дә, халыкның рупоры. Дөрес, матбугатта тискәре вакыйгаларны күпертеп күрсәтү очраклары да булгалый кайчак. Болай да пычранган урынга, тагын бер чиләк шакшы су өстәгәннән генә хәл яхшырамы? Уңай якларын да күрсәтергә кирәк. Ә журналистлар, безгә җитәрлек дәрәҗәдә төгәл, дөрес мәгълүмат бирмиләр, дип зарланалар.
– Чыннан да, экологиягә бәйле мәсьәләләр килеп туганда, бу зарлар урынлы, минемчә. Чөнки шәһәребездә эколгоия мәсьәләсе гел беренче урында булмаса да, соңгы урыннарда да түгел бит.
– Кайчак шәһәрдәшләребездән экологиягә фикерләрен ишетергә теләп сорау бирсәң: «Әй, бу – химия шәһәре, шулай булгач аңлашыла инде...» дигәнрәк битараф җавап ишетергә туры килгәли. Мин моны хәтта битарафлык та димәс идем. Ничектер, чарасызлык, килеп туган хәлнең котылгысызлыгына күнү, дип әйтимме? «Нишлисең бит, берни дә эшли алмыйбыз, моннан да яхшырагы булмас, яманрагы булмасын», дип уйлаучылар булгалый... Экология чыннан да начармы бездә? Яисә кешеләрдә генә шундый фикер формалашканмы? Үз организмына тискәре тәэсирне һәр кеше үзенчә кабул итә. Безнең татарда бит, кемдер чебен тешләгәнгә дә «чер» итә, дигән әйтем дә бар. Чынлыкта, паника тудырырлык нигез бармы? Менә шуны беләсем килеп, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләрен, кайбер предприятиеләрнең һөнәри белгечләрен, күзәтчелек оешмалары вәкилләрен җыеп сөйләштек. Барысы 14 кеше җыелды. Ягез, кемнәр бездә экология яхшы дип әйтә, кул күтәрегез, дидем. Дүртесе кул күтәрде. Болар, әлбәттә, химия предприятиеләре вәкилләре. Кемнәр начар дип исәпли? Тугыз кеше кул күтәрде. Бер кеше битараф калды. Шуннан соң, «Бездә экология яхшы» дип баручы бер предприятие вәкиленә: «Йөзләрчә кешене түгел, әйдәгез, шушы 9 кешене генә үзегезнең хаклы икәнегезгә ышандырып карагыз әле», – дидем. Чыннан да, коры сүзләр белән генә ышандыру мөмкин түгел.
– Ә кешеләрне ничек ышандырырга соң, алайса?
– Нәрсәгә дә булса ышандыру өчен оператив дөрес мәгълүмат җиткерү кирәк. Әйтик, вакыйга булуга ук: «Нәрсә булган?», «Кем гаебе белән булган?» һәм «Аның нәтиҗәләрен бетерү өчен нәрсә эшләргә кирәк?» дигән сорауларга оператив җавап бирү.
Ә бездә нәкъ менә шул җитешми дә инде. Оператив мәгълүматны исәпкә алуның төзек системасы юк. Төрле имеш-мимешләр, тискәре фикерләр һ.б. менә шуннан килеп чыга да инде. Шуларны исәпкә алгач, безгә экология мәсьәләсендә ныклап шөгыльләнергә кирәк, дигән фикергә килдек. Җирле югарылыкта нәрсәләр эшли алабыз соң? Экология буенча төп шөгыльләнүче федераль орган – ул «Роспотребнадзор». Ләкин штатында бер ярым кешесе булган бу оешма, предприятиеләрнең дистәләгән, йөзләгән белгечләренә каршы тора аламы? Кем әйтмешли, тиешле инструментлар һәм рычаглар җитешми. Экология буенча кискен законнар да юк һәм булганнары да тиешенчә эшләми. Объектив мәгълүмат юк. Бу күзәтчелек оешмаларының иң йомшак ягы. Нәтиҗәдә, бер-береңне алдау китә. Шуңа күрә җирле хакимият башлыгы Айдар Рәис улы белән дә киңәшләшкәч, бу мәсьәләне республика югарылыгына күтәрергә кирәк, дигән фикергә килдек. Метанол заводы төзү мәсьәләсе моңа тагын бер мәртәбә этәргеч бирде. Беркемгә дә сер түгел, күпчелек шәһәрдәшләребез метанол заводы төзүне бөтенләй кирәк түгел ди. Ләкин бу килеп туган хәлдән чыгу юлы түгел. Бу бит безнең сәнәгать зонасында үсешне бөтенләй туктатырга дигән сүз. Производство төзелгән икән, ул киңәергә дә тиеш. Җитештерү камилләшә, технологияләр алга китә. Әлбәттә, шул җирлектә яңа предприятиеләр төзү зарурлыгы да килеп баса. Ләкин технологияләр яңаргач, производство калдыкларын, зарарлы мәтдәләр чыгаруны киметү турында да уйларга кирәк. Әгәр гамәлдә болар тормышка ашырылмый икән, «Безнең монда барысы да яхшы» дип, коры сүзләр белән генә кешеләрне ышандырып булмый. Әгәр бүген начар икән, иртәгә яхшы буласына беркем дә ышанмаячак. Шуңа күрә бүгенге проблеманы хәл иткәч кенә яңа төзелеш турында уйларга кирәк. Әгәр производстводагы зарарлы калдыкларны киметмәгән көе өстәп тагын нәрсәдер төзибез икән, әлбәттә, ул һәркемдә тискәре фикер тудырачак. Шуңа күрә бу мәсьәләне Айдар Рәис улы Президент югарылыгына күтәрде һәм бу юнәлештә эш кузгалды, дияргә мөмкин.
– Чыннан да, әлеге мәсьәләгә кагылышлы җитди карарлар кабул ителдеме?
– Күптән түгел, бер ай элек, ниһаять Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин югарылыгында Түбән Каманың экологик хәленә кагылышлы җитди киңәшмә булды. Анда барлык промышленность предприятиеләре җитәкчеләре, күзәтчелек органнары вәкилләре, прокуратура катнашты. Күзәтчелек органнары вәкилләре бик кискен чыгышлар ясадылар. Сүз нәкъ менә шул халыкны оператив мәгълүматлаштыруга кайтып калды. Нәтиҗәдә, бу мәсьәләдә җитди карарлар да кабул ителде. Бездәге надзорный органның мөмкинлекләрен көчәйтү турында да әйтелде. Аның штатын арттырачаклар, өстәмә лаборатория булдырылачак, предприятиеләрдә мәгълүматны онлайн тапшыру гамәлгә ашырылачак. Ә иң мөһиме – экологик күзәтчелекне цифрлаштыру. Дөрес, предприятиеләрнең һәрберсендә приборлар, лабораторияләр бар. Ләкин алардагы һәр мәгълүмат бер үзәккә тупланып эшкәртелергә һәм оператив рәвештә халыкка җиткерелергә тиеш. Менә Түбән Камада шундый үзәк оештыру буенча тәкъдим кертелде. Бу бик зур алга этәреш. Премьер-министр югарылыгында кабул ителгән бу күрсәтмә үтәлер дип ышанабыз.
– Димәк, химия комплексының нинди дә булса тармагын ябу турында сүз дә булмаячак? Сез, киләчәктә химия комплексында яңа технологияләр планлы үстереләчәк, дигән оптмистик фикердә?
– Бу һичшиксез шулай. Үзегез уйлап карагыз, безнең шәһәр ни өчен төзелде? Биредә нефть химиясе комплексы төзеләсе булганга нигез салынды Түбән Кама шәһәренә. Моны башлангычында ук һәркем белде. Ул чакта Советлар Союзының төрле почмакларыннан кешеләр яшелчә бакчасы үстерергә дип түгел, ә химия гиганты төзергә, дип агылдылар бирегә. Химия комбинаты төзелде, шин заводлары сафка басты, алар тирәсендә нефть эшкәртү комплексы һ.б. барлыкка килде. Нефть эшкәртү комплексы юкка гына барлыкка килдеме әллә? Нефтьне тирәнтен эшкәртү зарурлыгы күптән килеп туган иде инде. Чөнки аның, өлешчә генә эшкәртелүдән калганы мазут рәвешендә кабат эшкәртелү өчен читкә озатыла. Бу исә продукциянең үзкыйммәтен арттыра. Тагын бер нәрсә – мәсьәләнең социаль ягы да бар бит әле. Безнең шәһәр тулысы белән шушы химия тармагына бәйле. Шәһәрнең ярты халкы диярлек химия предприятиеләрендә эшли. Ә аларда эшләмәүче яртысы, шул эшчеләргә хезмәт күрсәтә. Бу – безнең яшәешебез, безнең тормыш. Шулай булгач, без заводларны ябарга кирәк дигән бурыч куя алмыйбыз. Бу абсурд булыр иде. Моны ике як та – халык та, җитәкчеләр дә дөрес аңларга тиеш. Әйе, предприятиеләрдә нәрсәдер төзегәндә, үзгәрткәндә, реконструкция ясаганда иң беренче булып, аның кешеләргә, шәһәргә тәэсре турында уйларга тиешләр. Бернинди төгәл мәгълүмат бирмичә, «Бездә бар да әйбәт» дип утырып кына, бернәрсә дә килеп чыкмый. Бүгенге көндә нәкъ менә шуның өчен сораулар шулкадәр күп җыелды да инде. Һәм җавап табылмаганда, аларның һәрберсе производствоны үстерүгә чикләү факторы булып тора. Бу мәсьәләне хәл итәргә кирәк. Ә аны ачыклык булганда гына хәл итәргә була. Ул кешеләрне ышандырылык дәрәҗәдә ачык булырга тиеш.
Әңгәмәне Фәрит ИМАМОВ алып барды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: