Туган як

Хәле әйбәтләнә

Республиканың клиник хастаханәсе табиблары 11 яшьлек түбәнкамалы хәле турында мәгълүмат бирделәр. Исегезгә төшерәбез, 30 сентябрьдә малай сигезенче каттан егылып төшеп, нык җәрәхәтләнгән иде.

Фаҗига Сөембикә урамындагы 61 нче йортта булган. Табибларны шаһитлар чакыртканнар. Авыр җәрәхәтләнүгә карамастан, бала аңында була. Кичен махсус рейс белән аны Казанга озатканнар, кулларына һәм аякларына операция ясаганнар. Малайның хәле яхшыра башлаган. Җинаять эше кузгатылган. Тикшерү бара.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: