Туган як

Химияне күптән үз иткән

Шәһәребез Татарстанның химия башкаласы икәнлеген әйтү кирәк тә түгелдер. Сүзебез шәһәребезне танытучы егет Андрей Кобелев турында. 35 нче лицейда белем алучы укучы Чехиянең Прага шәһәрендә узган халыкара олимпиадада 2 нче урынга ия булган.

Әлеге бәйгедә 76 илдән 300 мәктәп укучысы катнашкан. Андрей Россия җыелма командасы составында булган. Команда ике алтын, ике көмеш медаль яулаган. Әмма бу Андрейның беренче җиңүе генә түгел. Май аенда 11 нче сыйныф укучысы химия буенча Минск шәһәрендә узган 52 нче халыкара Менделеев олимпиадасында «алтын»ны яулаган. Ул вакытта егет 22 ил укучылары белән көч сынашкан. Олимпиада теоретик һәм практик өлешләрдән торган. 
Андрей химия фәнен күптән үз иткән. Ул катлаулы мәсьәләләр чишә, тәҗрибәләр үткәрә белә. Химия фәне белән 5 нче сыйныфта укыганда ук кызыксына башлаган. Шул ук вакытта беренче тикшеренү эшен язган. Күп кенә республика һәм Россиякүләм олимпиадаларда җиңү яулаган. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: