Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Химия – яраткан һөнәрем»

Сквер, мәйдан, нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте, нефть химиясе сәнәгате... Болар барысы да Николай Васильевич Лемаев исеме белән тыгыз бәйләнгән. Самара өлкәсендә туса да, аны язмышы яңа төзелеп килүче шәһәргә китерә. Ул – Түбән Кама тарихында җуелмас эз калдырган шәхес.

Куйбышев нефть технологиясе техникумын тәмамлагач, ул хезмәт юлын 1950 елда Яңа Уфа заводында башлый. Алты ел укып, Уфа нефть институтын тәмамлагач, Татар Совет хуҗалыгының химия сәнәгате идарәсе начальнигы урынбасары вазифасын башкара. 1963 елда Түбән Кама шәһәренең яңа гына төзелеп килүче химия комбинатына директор итеп билгеләнә. Ул вакытта эшләүчеләр Николай Васильевичның оештыру сәләтен, энергия һәм дәрт белән эшләвен искә ала, белемле, җитди, таләпчән, акыллы җитәкче итеп тасвирлый.
Кайбер проблемаларны ул Мәскәүгә барып, ил җитәкчелеге белән шәхсән хәл итә. «Химия – минем төп һәм яраткан һөнәрем, ә Түбән Кама – яраткан шәһәрем. Ышаныгыз: нефтехим гиганты манзарасы хәтта тәҗрибәле кешене дә сокландыра», – дигән Лемаев. Ул «Нефтехим»ны җитәкләгән елларда предприятие зур бүләкләргә лаек була: Ленин ордены, Октябрь революциясе ордены, халыкара хезмәттәшлек өчен «Алтын Меркурий» халыкара премиясе. Моннан кала, Николай Васильевич республиканың нефть химиясе комплексы үсеше программасын эшли. 2001 елда ул тормышка ашырыла башлый. 22 ел эчендә «Түбән Кама Нефтехим» предприятиесе гигант булып үсә. Республиканың нефть химиясе башкаласы исеме – Түбән Кама, Татарстанда гына түгел, Россиядә, хәтта чит илләрдә дә билгеле.
Заводлар төзелү белән бергә, йортлар, кибетләр, китапханәләр, мәктәпләр дә сафка баса. Тормышы җайга салынган, кайда яшәргә, нәрсә ашарга дип кайгырмаган кеше эшен дә яхшы башкара.Шуның өчен химия комбинаты җитәкчелеге шәһәр төзелеше буенча бердәм заказ бирүче вазифасын да үз өстенә ала. 
Лемаев исеме икътисадның төрле өлкәләрендә кулланылган нефть химиясе продукциясе җитештерү белән бәйле. Николай Васильевич көчен, күңелен шәһәр сәнәгатенә генә түгел, аның төзелешенә дә, аны ямьләндерүгә дә биреп эшли. Ә бүген бу шәһәрдә 237 меңнән артык кеше яши. 
Николай Васильевич турында мәктәп балаларына да сөйлиләр. Лемаев скверы тукталышы барлыкка килде. Лемаев мәйданында шәһәр бәйрәмнәре уздырыла. Ә вафатыннан бер ел узгач, 2001 елда Николай Васильевичның бронзадан ясалган сыны шәһәр уртасында урын алды. Аны архитектор Фирдәвис Ханов проекты буенча сынчы Рәис Сафин ясаган.
P.S. Газетаның алдагы саннарында язылганча, «Россиянең бөек исемнәре» бөтенроссия конкурсы нигезендә, «Бигеш» аэропортына эшчәнлеге Татарстан белән бәйле кайсы да булса танылган шәхеснең исеме бреләчәк. Дәгъва белдерүче 9 исем арасында Лемаев исеме дә бар. Легендар шәхескә тавыш бирәсе булсагыз, әле соң түгел, кичә конкурсның икенче этабы башланды.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев