Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Хезмәттән башка булмый»

Түбән Камада халыкара, Россия һәм Татарстан күләмендәге олимпиадаларда һәм конкурсларда җиңүче укучыларны котладылар. Татарстан кадетлар корпусында узган тантанада шулай ук укытучылар, ата-аналар, муниципалитет җитәкчелеге һ.б. катнашты.

Бүләкләнгән 200 кеше арасында балалар гына түгел, мөгаллимнәр, мәктәп директорлары бар иде. Укучыларга, дипломнардан тыш, 1500 сумнан алып 7 мең сумга кадәр акчалата бүләк тә тапшырылды. Моннан тыш, Бөтенроссия олимпиадаларында җиңгән яки призлы урыннар алган балалар ике бердәм дәүләт имтиханыннан азат ителә икән. 
Гомумән, бу уку елында Түбән Каманың 6492 укучысы төрле өлкәләрдә сәләтләрен күрсәтте: 554 укучы –  муниципаль, 129 укучы – республика,  12 укучы Бөтенроссия олимпиадаларында һәм конкурсларында җиңеп чыккан .  Түбән Кама Татарстанда,  Казан һәм Яр Чаллыдан кала,  уңышлар буенча өченче урында тора. 
 «Май аенда Хезмәт бәйрәмен һәм Җиңү көнен билгеләп үтәбез. Ә бүгенге чара бу ике тантананы берләштерә, чөнки тырыш хезмәттән башка җиңүгә ирешеп булмый», – дип мөрәҗәгать итте укучыларга район башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина.  
Укучылар аңа үзләре әзерләгән бүләкне – призерлар һәм җиңүчеләрнең фоторәсемнәре урнаштырылган альбомны тапшырды. Эльвира ханым рәхмәтен белдерде һәм бүләкнең шәһәр хакимияте музеенда урын алачагы турында әйтте.
Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары  Ленар Әхмәтов тантаналы чараны «Оскар» премиясен тапшыру белән чагыштырды, олимпиадаларда ия булган күнекмәләрнең һәм осталыкларның мөһимлеген билгеләп үтте һәм җәйге каникулларны файдалы  үткәрүләрен теләде. 
Мондый тантаналар ел саен Түбән Кама мәгариф идарәсе һәм Түбән Кама башлыгы ярдәме белән эшләүче сәләтле балалар үзәге тарафыннан оештырыла. 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев