Туган як

Хезмәтләрен бәяләделәр

Түбән Кама шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Денис Баландин торак-коммуналь хуҗалыклары киңәшмәсендә йорт идарәләренең ике хезмәткәренә Рәхмәт хатлары тапшырды.

Анна Глазунова 10 елдан артык хезмәт куя. Аның вазифаларына Сөембикә урамындагы 30 нчы йорт ишегалдын җыештыру, подъездларны юу, тәртипкә китерү керә. Җәен ишегалдында ул утырткан чәчәкләр һәркемдә соклану уята. 
Гүзәлия Шакирова 2014 елдан эшли. Җитәкчелеге аны җаваплы һәм тырыш хезмәткәр дип билгели. Ул Гагарин урамындагы 29 нчы йортны җыештыру өчен җаваплы. Хәзерге вакытта ишегаллары җыештыруда 700 кеше хезмәт куя. 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: