Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Хэллоуин» безнең бәйрәмме?

31 октябрьдә Көнбатыш илләрендә «Хэллоуин» бәйрәме уздырыла. Туган җире – мәҗүси Ирландия. Бу көн көзнең кышка керүе, игеннәр җыелып, җирнең ак кар белән каплануы, тере һәм үле дөньяның, яшәү белән үлемнең бергә кушылуы уңаеннан «Самайн» исеме белән «бәйрәм» ителә.

Соңгы елларда безнең мәктәпләрдә дә «Хэллоуин» белән саташа башладылар. Бүген инде бу бәйрәм «Изге Вәли» көне кебек яшьләр арасында көннән-көн ныграк тарала. Әнә бит, быел Казанда, Кремль яр буенда «Хеллоуин» бәйрәме уздырдылар.
Инде хәзер «Хэллоуин»ны «Кабак бәйрәме» дип татарчалаштырып, авылларда да үткәреп яткан көннәре. Ат азгыны тайга иярә дип, саф татар кызлары, матур милли киемнәрен читкә куеп, төрле җен-пәриләр, сихерчеләр, убырлы булып киенеп бәйрәм итә. Аның каравы, каз өмәләре, кичке уеннар әкренләп тарихка күчә.
Кирәкме соң татарга бу җен-пәриләр бәйрәме? Нигә соң без тырышып-тырышып яшәешебезгә, мәдәниятебезгә ят булган нәрсәләр кертергә тырышабыз? Яшьләребезнең үз милли гореф-гадәтләренә түгел, ә читтән кергән бәйрәмнәргә исе китә. Көз җитеп, уңыш җыеп алынгач, татарлар гомер-гомергә «Уңыш бәйрәме», «Сөмбелә» үткәргән. Нигә шул бәйрәмнәрне кире кайтармаска? Кемнәрнеңдер кабаклары бик күп булып, аларны кая куярга белми икән, мохтаҗларга бирсен, мал-туарга ашатсын.
Алайга китсә, славяннарнын «Коляда»сы, төркиләрнең «Нардуган»ы да бар. Аларда да битлекләр киеп, йорттан-йортка кереп йөриләр. Һич тә булмаса, шул бәйрәмнәрне пропагандаласыннар. Бу бәйрәмнәрдә матур гына өйдән-өйгә кереп, теләкләр телиләр, такмаклар җырлыйлар. Ә «Хэллоуин»да котсыз маскалар киеп, балта тотып кеше куып йөриләр. Бәйрәмнән соң яшьләр йөрәк өянәге белән, психикасы бозылып, табибларга мөрәҗәгать итә.
Өрәк,сихерче, үрмәкүчләрдән башка безнең үзебезнең Шүрәлебез, Убырлы карчыгыбыз һәм башка әкият геройларыбыз да бар.
Илһамия ГАФФАРОВА.

Фото pixabay.com сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев