ХӘБӘРЛӘР
Кыскача яңалыклар
Кабул итү
Җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе халыкны түбәндәге җитәкчеләр һәм белгечләр белән очраштыра.
27 ноябрьдә 14.00 сәгатьтә – «Россия пенсионерлары берләшмәсе» оешмасының Түбән Кама муниципаль районы бүлеге рәисе Тәгъзимә Садыйкова, ТРның кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең Түбән Кама муниципаль районындагы ярдәмчесе Тамара Трошина; 27 ноябрьдә 15.00 сәгатьтә – гигиена һәм эпидемиология үзәге вәкилләре, үзәк район даруханә мөдире Өлфәт Шәрхемуллин сораулага җавап бирәчәк. Алдан 8(555)36-05-62 номеры белән шалтыратып язылыгыз.
Хезмәт хакы арта
Түбән Кама укытучыларының хезмәт хаклары артачак.
Бюджет һәм финанслау департаменты җитәкчесе Светлана Логинова мәгълүматы буенча, 2020 елдан укытучылар 1000 сумга күбрәк алып, уртача хезмәт хаклары 34,5 мең сум тәшкил итәчәк. Өстәмә белем бирү педагогларына 4000 өстәп, хезмәт хакларын 35 мең сумга җиткермәкчеләр. Киләсе елдан тәрбиячеләр – 27,9 мең, мәдәният хезмәткәрләре 31 мең, яшьләр сәясәте һәм спорт өлкәсендәге белгечләр 22 мең сумга кадәр алачак.
Эш башланды
Шәһәрдә чыршы мәйданчыкларын бизи башладылар.
Алар, елдагыча, сигез урында урнашачак, шуларның дүртесен бизәүне – предприятиеләр, калганнарын шәһәр үз өстенә алды. Бизәү һәм ачу тантаналарына барлыгы 10 миллион сум акча тотылачак. Сүз уңаеннан, мәйданчыкларны ачу 20 декабрьдән соң булыр, дип көтелә.
«Калдыкларны – керемгә!»
акциясе кысаларында бер тоннага якын макулатура тыпшырылган, пластик шешә, калай банкалар һәм целлофан пакетлар җыелган.
Бу чара берничә ел рәттән «Мобэко» компаниясе белән берлектә экология-биология үзәге тарафыннан үткәрелә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 май 2022 - 18:06Нефть химиячеләре паркында сәләтле балалар фестивале узды Чарада республика һәм Бөтенроссия олимпиадаларында, муниципаль һәм региональ этапларда җиңүчеләр, призерлар, укытучылары, шулай ук, спортта, сәнгатьтә, җәмәгать эшләрендә уңышларга ирешкән укучылар катнашты. Барлыгы 275 бала һәм 162 укытучы.5200
-
26 май 2022 - 11:48Түбән Камада хәрби комиссариаты хезмәткәренә ришвәт алган өчен хөкем карары чыгарганнар Түбән Кама шәһәр суды элекке хәрби комиссариат хезмәткәренә шартлы рәвештә 2,5 елга ирегеннән мәхрүм ителү турында хөкем карары чыгарган.9600
-
26 май 2022 - 11:1910 яшьлек баланы бәрдергәннәр Түбән Камада 10 яшьлек малай юлны чыкканда «Лада Калина» автомобиле астына эләккән.8500
-
26 май 2022 - 08:54Балаларның “Туган як” лагеренда ял итү мизгелләре
-
19 май 2022 - 11:06"Кыңгыраулы мәктәп еллары..."
-
26 май 2022 - 08:24Профильле укыту заман таләбеме?Мәгариф системасы алдында яшь буынга, шәхес, җәмгыять, дәүләтнең мөһим перспектив ихтыяҗларына туры китереп, үтемле, аңлаешлы һәм сыйфатлы белем бирүне тәэмин итү бурычы тора.7000
-
24 май 2022 - 19:03Мәктәп еллары сагынырлык булсын!Кыңгыраулы мәктәп еллары күңелдә кала торган иң шатлыклы һәм мәшәкатьсез мизгелләрнең берсе. Мәктәп кешегә беренче бик мөһим булган белемне генә түгел, беренче тормыш дәресләре дә бирә, дуслык һәм беренче мәхәббәт хисләре белән дә таныштыра. Мәктәп һәм андагы булган барлык шатлыклы һәм моңсу вакыйгалар артта кала, алда – әлегә таныш булмаган яңа тормыш көтә.23301
-
26 май 2022 - 16:20Химиклар көне уңаеннан СИБУР һәм Түбән Кама җитәкчеләре Николай Лемаев бюстына чәчәкләр салдылар26 майда Түбән Камада Химиклар көне билгеләп үтелә. Бәйрәм чаралары Николай Лемаев бюстына чәчәкләр салу тантанасыннан башланды.7300
-
25 май 2022 - 11:43Рамил Муллин чыгарылыш сыйныф укучыларын Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котладыТүбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин чыгарылыш сыйныф укучыларын, укытучыларны һәм ата-аналарны Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлады.10900
-
24 май 2022 - 11:41Игътибар! Корабельная урамында хәрәкәт чикләнгәнТүбән Камада Корабельная урамында Химиклар проспекты киселешеннән алып «Якорь” сәүдә үзәге кадәр ремонт эшләре башкарыла.30300
-
20 май 2022 - 11:20Түбән Кама районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин эшкә велосипедта килгән Түбән Камада 20 май көнне “Эшкә велосипедта” акциясе бара. Шәһәр халкын бу көнне эшкә яки уку йортына велосипедта барырга чакыралар.60000
-
18 май 2022 - 19:51ТР Журналистлар берлегенең Түбән Кама бүлеге вәкилләре Рамил Муллин белән очраштылар 19 майда билгеләп үтелүче Татарстан Республикасы матбугаты көне уңаеннан, шәhәрдә ТР Журналистлар берлеге әгъзалары Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин белән очраштылар.52600
-
19 май 2022 - 09:26“Яр Чаллы – Түбән Кама – Иштирәк” автомобиль юлы буенча хәрәкәт ярты елга диярлек ябылган Татарстанның Тукай районында автомобиль юлы участогын ябылган.52000
-
17 май 2022 - 09:342023 елда шәhәрдә җәяүлеләр зоналарын төзекләндерү дәвам итәчәк Киләсе елда Түбән Камада ишегалларындагы җәяүлеләр зоналарын һәм тротуарларны ремонтлау планлаштырыла.47500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" Редакция газеты "Туган як"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ПИ № ТУ16-01690 от 10.10.2019
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Имамов Фарит Файзетдинович
Адрес редакции: РТ, город Нижнекамск , Проспект Химиков, 64а
Телефон редакции: 43-17-57
Адрес для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика