Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

ХӘБӘРЛӘР

Тәмамланган

15 түбәнкамалы – Преображенский полкта, тагын 12 се үзәк хәрби округының башка частьләрендә хезмәт итәчәкләр.
3 июльдә язгы чакырылыш кысаларында егетләрне армиягә озатканнар. Алар барысы да физик яктан нык, сәламәтлекләре буенча А1, А2 категорияләренә туры килә. Якыннары, шулай ук хәрби комиссариат җитәкчелеге, намуслы хезмәт итүләрен теләп калганнар. Язгы кампаниянең соңгы озатуы 6 июльдә булган. Бу көнне хәрби хезмәткә 20 егет киткән.

Зарларыгыз булса

Роспотребнадзор туристлык хезмәтләре күрсәтү буенча «кайнар линия» игълан итә.
Шалтыратулар 22 июльгә кадәр 8.00-17.00 сәгатьтә (ял көннәреннән кала) 41-55-50 номеры буенча кабул ителә. Чит илдәге йогышлы авыруларның куркынычы туу турында 41-54-14 номерына шалтыратып хәбәр итү сорала.

Бәйрәмгә багышлап

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Түбән Кама матбугат хезмәте шәһәр гаиләләренә багышланган видеороликлар төшергән.
Анда шәһәрдәшләребез бәхетле гаилә серләре белән уртаклаша, балаларына карата мөнәсәбәтләре турында сөйлиләр.

Йөреше үзгәрде

Шинчылар–Вахитов урамнары киселешендә («Көнкүреш йорты») машина йөрү схемасы үзгәрде.
Хәзер Шинчылар урамыннан Вахитов урамына таба юлның уң ягыннан гына барып була. Шундый ук юл билгесе кире якка да куелган. Сүз уңаеннан, бу үзгәрешләр шәһәребезнең машина йөртүчеләре соравы буенча кертелгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев