Туган як

ХӘБӘРЛӘР

Кыскача яңалыклар

Озайтылган яллар көтелә

Ноябрь аенда дүрт көн ял булачак.
Халыклар бердәмлеге көне 4 ноябрьгә туры килгәнлектән, рәттән өч көн – 2, 3,4 ноябрь (шимбә, якшәмбе, дүшәмбе) ял көннәре була. 5е эшкә чыгабыз, ә 6 ноябрьдә – Татарстан Конституциясе көнендә кабат ял итәчәкбез.

Ярдәм итәчәкләр

Бу елның тугыз ае эчендә Түбән Кама административ комиссиясе тарафыннан 2000гә якын эш тикшерелгән.
Закон бозулар төрле өлкәләргә кагыла. Әйтик, машиналарны газоннарга куюның 185 очрагы теркәлгән, территорияләрне тәртиптә тотмау белән бәйле 900 административ эш каралган. Салынган штрафлар күләме 3 миллион сумнан артык тәшкил итә. Бюджетка әлегә акчаның 2,5 миллион сумы кергән. Бурычларны кайтарырга суд приставлары «ярдәм итәчәк».

Гадәттәгечә эшлиләр

Бәйрәм көннәрендә чүп гадәттәгечә чыгарылачак. Бу хакта «Гринта» ҖЧҖ генераль директоры Светлана Ярлыченко хәбәр итте.
Әлеге фирма, каты коммуналь калдыкларны чыгаручы региональ оператор буларак, үз эшчәнлеген республиканың 20 дән артык шәһәрендә һәм районында алып бара. 4 һәм 6 ноябрь ял көннәре булып исәпләнсә дә, «Гринта»ның «кайнар линиясе» эшләячәк. Сорауларны һәм зарларны 8-967-770-61-71 номеры буенча җиткерергә була.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: