Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

ХӘБӘРЛӘР

Кыскача яңалыклар

Беренче сабый

2020 елның беренче иртәсендә шәһәребездә малай туды.
Яңа туган сабый – гаиләдә дүртенче бала. Аның авырлыгы – 2400 грамм, буе – 45 сантиметр. Әнисе 29 нчы мәктәптә укытучы, әтисе – «Түбән Кама Нефтехим» предприятиесендә эшли.

Артачак

Россиядәге җитәкчеләрнең 80 проценты быелдан үз хезмәткәрләренең эш хакын арттырырга җыена.
Кайбер оешмаларда гыйнвар аенда ук эш хакларын арттырсалар, калганнарында июль аена кадәр артыр дип көтелә.

Катнашыгыз!

Шәһәребез Яңа ел бизәлеше буенча республика конкурсында катнаша.
Татарстанның муниципаль районнары порталында сорашу бара. Анда нибары өч сорауга җавап бирергә кирәк. Түбәнкамалыларга http://msu.tatarstan.ru/rus/yolka-2019.htm сылтамасы буенча үтеп, сорашуда катнашырга тәкъдим итәбез.

Үзгәреш

Быелдан трамвайда лимитсыз билет белән йөреп булмаячак.
900 сумлык бу билетны сатып алган кешеләр трамвайда күпме теләсәләр, шул кадәр йөрделәр. Әмма 1 гыйнвардан алар сатылмаячак. Трамвайда билет өчен акча белән генә түгел, транспорт картасы, банк яки мәктәп картасы белән түләп була.

Тагын берсе

Шушы көннәрдә шәһәрдә тагын бер (инде 12 нче) заманча тукталыш павильоны куелды.
Базар комплексы каршындагы бу тукталыш Тамара Баһаветдинова җитәкчелегендәге «Аметист» компаниясе ярдәме белән урнаштырылган. Транспорт бүлеге хәбәр итүенчә, аның тирәсендә яңа юл билгеләре куелган, җәяүлеләр өчен тамгалар салынган. Тукталышның ачык һәм ябык яклары бар. Ябык ягы кондиционерлы һәм җылыткычлы. НКЦ тукталышы яныннан 47 нче, 25 нче, 55 нче һәм 59 нчы маршрут автобуслары уза.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев