Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

ХӘБӘРЛӘР

Кыскача яңалыклар

Тизрәк төзәлә

Балалар хастаханәсе хирурглары, җәрәхәтләрне төзәтү өчен җилем куллана башлаганнар.
Табиблар әйтүенчә, операция вакытында ук җилем белән «ябылган» җәрәхәт чиста кала һәм тиз төзәлә. Операция катлаулы булмаса, шул ук көнне юынырга да мөмкин, су да, башка пычрак матдәләр дә җәрәхәт эченә керми. Тәҗрибә уңышлы булса, якын киләчәктә җеп кулланудан баш тартмакчылар.

Кушымта аша

Шәһәрдәшләребез, юллардагы төзәтү эшләренең барышын, «Госуслуги. Дороги» мобиль кушымта аша күрә һәм бәяли алачак. 2000 кеше бу кушымтаны телефоннарына урнаштырган инде.
Моның өчен, башта «Дәүләт хезмәтләре» порталында теркәлергә кирәк, аннары кушымтаны урнаштырып булачак. Юл картасындагы соры төс – ремонт эшләре башланачакны, сары төс – ремонтлау эшләре барганны, яшел төс – эшләр тәмамланган урыннарны күрсәтә. Өстәвенә, фото урнаштырып, бәяләмә калдыру мөмкинлеге дә бар.

Котлыйбыз!

Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадет корпусы 15 еллыгын билгеләп үтте.
Корпуста хәзерге вакытта 252 кадет белем ала. Биредә 50 укытучы эшли, шуларның бишесе – ТРсы Грантлары ияләре, бер мөгаллим «Серафим укытучысы» исемен йөртә. Кадет интернат-мәктәбе, башта Төзүчеләр бистәсенең 4 нче мәктәп бинасында урнашкан иде. 2008 елда 53нче һөнәри лицей бинасына күчте. Биш ел элек хәзер йөртә торган исемгә лаек булды.

Тырышлыкларын бәяләгәннәр

Түбән Кама ЗАГСында нәсел шәҗәрәләре конкурсында җиңүчеләрне котладылар.
Конкурс мәктәп укучылары арасында узган. Балалар туганнары, фәнни җитәкчеләре ярдәме белән тикшеренү эшләре алып барып, шәҗәрәләрен төзегәннәр, әбибабаларының фотоларын яңартканнар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев