Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

ХӘБӘРЛӘР

Кабул итү

Татарстан баш федераль инспекторының Түбән Камадагы җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе халыкны түбәндәге җитәкчеләр һәм белгечләр белән очраштыра:
17 июльдә 15.00 сәгатьтә – Түбән Кама суд приставлары бүлеге начальнигы Сергей Шадрин, 18 июльдә 15.00 сәгатьтә – Пенсия фонды идарәсе начальнигы Лариса Семенова. Адрес: Актүбә ур., 6 нчы йорт, 111 нче бүлмә. Язылу өчен 36-05-62 номеры белән телефоннан шалтыратырга кирәк.

Су булмаячак

Магистраль су үткәргечләрдә төзекләндерү эше дәвам итә. Шул сәбәпле 19 июльгә кадәр түбәндәге адреслар буенча кайнар су бирү туктатылачак:
Вахитов ур. (11, 13, 13а, 15, 17, 19, 19а, 21/10, 23, 25а, 27а, 27б), Гагарин ур. (1, 1а, 1б, 2, 2а, 3, 3а, 3б, 4, 5, 5а, 5б, 7, 7а, 8, 9), Химиклар ур. (70а, 70б, 70в, 70г, 70д, 72а, 72б, 72в, 72г, 72д, 76а, 76б, 76в, 76г, 76д, 78а,  78б, 78в, 78г, 80в), Спорт ур. (9, 11, 13, 13а, 15, 17, 17а, 19, 21, 23), шулай ук 9 нчы, 11 нче, 12 нче, 18 нче мәктәптә; 24 нче лицей-интернатта, 1 нче гимназиядә «Радуга» мәктәп-интернатында, балалар үсеше үзәгендә, Халыклар дуслыгы йортында.

Электрны  өзәләр

Түбән Кама электр үткәрү линияләрен, трансформатор станцияләре җиһазларын һ.б. планлы төзекләндерү эшләре башлану сәбәпле, түбәндәге авылларда электр энергиясен вакытлыча өзәчәкләр.
18 июльдә 8.00-17.00 сәгатьтә Нариман (мәдәният йорты), 9.00-16.00 сәгатьтә Иске Чишмә (тулысынча); 19 июльдә 7.00-17.00 сәгатьтә Иске Кама аръягы (тулысынча), Яңа Кама аръягы (тулысынча); 8.00-17.00 сәгатьтә Нариман (мәдәният йорты), 9.00-16.00 сәгатьтә Иске Чишмә (тулысынча).

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев