Туган як

ХӘБӘРЛӘР

Җиңүчеләр арасында

Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин Татарстанда министрлыклар, ведомстволар җитәкчеләре, шәһәр һәм муниципаль районнары башлыклары арасында медиа-эффективлыгы буенча өченче урынга чыккан.
Исемлек төзегәндә, кандидатларның мәгълүмати киңлектәге роленә игътибар иткәннәр. 2019 елның икенче кварталы күрсәткечләре буенча, икенче урында – Яр Чаллы шәһәре башлыгы Наил Мәһдиев, ә беренче урынны алган Әлмәт шәһәре башлыгы Айрат Хәйруллин 5 июньнән республиканың мәгълүматлаштыру министры итеп билгеләнгән.

Кабул итәләр

26 июльдә 10.40 сәгатьтә күпфункцияле үзәктә (Мәктәп бульвары, 2а) ТРның Бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина халыкны кабул итәчәк.
Очрашуга республиканың баш медицина-социаль эскпертиза бюросы җитәкчесе, прокуратура һәм тикшерү комитеты вәкилләре киләчәк. Сорауларыгыз булса, 8.00-17.00 сәгатьтә 42-51-75 номерына шалтыратып, язылып куярга кирәк.
31 июльдә исә 11.00-14.00 сәгатьтә Татарстанның кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская видеоэлемтә уздырачак. 8(843) 236-41-80 номерына шалтыратып, алдан язылырга була. 

Уникаль операция

Гидронефроз белән авыручы өч яшьлек малайга Казан һәм Түбән Кама хирурглары Наил Әкрәмов белән Рөстәм Галиев үзенчәлекле  операция ясаган.
Гидронефроз – бәвел кудыру бозылу нәтиҗәсендә бөердә була торган авыру. Бу дәрәҗәдәге катлаулы операция Түбән Камада әле беренче мәртәбә һәм, әйтергә кирәк, уңышлы башкарылган. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: