Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

ХӘБӘРЛӘР

Ял көне дә мөмкин

Диспансеризацияне өстәмә көннәрдә дә узып булачак.
Шәһәр хастаханәләре халыкны һәр айның беренче һәм өченче шимбәсендә 9.00-12.00 сәгатьтә кабул итәчәк. Әлеге график ел ахырына кадәр эшләячәк. Медицина тикшерүен1 нче (Менделеев ур., 46 нчы йорт, 107нче бүлмә) һәм 2 нче (Төзүчеләр ур., 10 д йорты, 527 нче бүлмә) поликлиникаларында үтеп була. Эш көннәрендә шул ук адреслар буенча 7.00-15.00 сәгатьтә кабул итәләр. Диспансеризациягә барасы көнне иртәнге ашны ашамаска һәм күнегүләр ясамаска киңәш ителә. 

Интернет аша да була

2020 елның октябрь аенда Бөтенроссия халык санын исәпкә алу узачак. Хәзер исә әзерлек эшләре башланды.
Мәгълүматны кәгазьдә дә теркәячәкләр, интернет аша да җыячаклар. РФ Дәүләт хезмәтләре порталына кереп үзең һәм гаилә әгъзалары турында сорауларга җавап бирергә мөмкин. Аннары телефонга һәм электрон почтага код күрсәтелгән хәбәр киләчәк. Интернет аша халык санын исәпкә алу тәмамлангач, махсус комиссия өйләр буенча йөреп, кодларны тикшереп чыгачак. 

Трамвай турында хыялланалар

Кама Аланы 37 еллыгын билгеләп үтте. Бу нисбәттән бистәдә зур бәйрәм узган.
Кама Аланы турында беренче тапкыр 1770 елларда искә алынган. Элек авыл булган моношәһәрдә 15 меңнән артык кеше гомер итә. Биредә күп кенә республика һәм федераль программалар тормышка ашырыла, социаль объектлар төзелә. Камааланлылар хыяллары белән дә уртаклашканнар: алар бистәдә трамвай йөрүен телиләр икән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев