Туган як

ХӘБӘРЛӘР

Кабат исәпләгәч...

Түбән Кама пенсионерларының пенсияләренә өстәмә социаль түләүләр кабат исәпләнде.
Бу «Дәүләт социаль ярдәм» һәм «Россия Федерациясендә яшәү минимумы турында» федераль кануннга үзгәрешләр кертү белән бәйле. Нәтиҗәдә, эшләмәүче өлкән яшьтәге кешеләр уртача 460 сумга күбрәк ала башлаган. Хәзерге вакытта федераль социаль өстәмә түләүләрне 4000 түбәнкамалы ала. Аның күләме уртача 1700 сум тәшкил итә. 

Җитәрлек булырмы?

Россия Президенты карары буенча, инвалид балаларны яки балачактан инвалид булганнарны караучылар ай саен 10 мең сум акча алачак.
Элек моның өчен 5500 сум бирелгән. Бу акча бары беренче группа балачак инвалидларын яки 18 яшькәчә инвалид балаларны тәрбияләүче эшләмәүче ата-аналарга, уллыкка алучыларга, опекуннарга, попечительләргә – 4000 кешегә түләнә. Башка категорияләргә сумма шул килеш – ай саен 1200 сум кала. 

Калабызга багышлаган

Шәһәрдәшебез Айдар Маниев Эльбрус тавына менәргә ниятли. Хыялын тормышка ашылу максатында ул халыкара төркем составында Европага китеп барган.
Хәзерге вакытта ул 5642 метрлы югарылыкның 3800 метрдан артыграгын узган. Айдар бу сәфәргә җыенганда үзен көткән авырлыклар турында уйламаган да. «Кан басымы түбәнәя, баш авырта, җиле дә салкын», – дип аңлата ул редакциягә җибәргән видеоязмасында. Төркемдәге тугыз кешедән алтысы гына калган. Әмма Айдар бирешергә теләми, туган шәһәренә багышлаган әлеге сәфәрен тиешенчә тәмамларга җыена.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: