Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

ХӘБӘРЛӘР

Кыскача яңалыклар

Сорагыз, җавап бирерләр

Пәнҗешәмбе, 16 гыйнварда, Татарстан баш федераль инспекторының Түбән Камадагы җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе (Актүбә ур., 6 нчы йорт) халыкны белгечләр һәм төрле җитәкчеләр белән очраштыра.

15.00 сәгатьтән – салым инспекциясе вәкилләре һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе миграция мәсьәләләре бүлеге җитәкчесе Галина Баһаветдинова сезнең сорауларга җавап бирәчәк. Алдан 36-05-62 телефоны буенча язылырга мөмкин.

Иш янына куш

Түбән Камада айлык акчалата түләү (ЕДВ) өлкәннәр өчен – 505 сум һәм балалар өчен 307 сум була.

Бу акчаны кемнәрдер алып, үзе теләгәнчә тотса да, күпчелеге аны транспорт картасын тулыландыру өчен файдалана. Моңа кадәр бу түләү 486 сум иде.

Тагын бер бакча

Түбән Камада тагын бер балалар бакчасы төзелә башлады. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Сәйфетдинов хәбәр итте.

260 сабыйга исәпләнгән яңа бакча 29 нчы микрорайонда («Чишмәле урамында) булачак. Төзелеш «Демография» милли проекты кысаларында башкарыла һәм моның өчен 216 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Бу елның өченче кварталында балалар бакчасы сафка басар, дип көтелә.

Түбән Кама районына – 55 ел

12 гыйнварда Түбән Кама районы төзелүгә 55 ел булды.

Район 1965 елда Чаллы районыннан аерылып чыгу юлы белән барлыкка килә. Яңа район оешу хакында РСФСР Югары Советы указы кабул ителә. Аның үзәге итеп «Нижнекамский» эшчеләр поселогы билгеләнә. 1966 елда поселок шәһәр статусы ала.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X