Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

ХӘБӘРЛӘР

Битараф калмыйк

«Туган як» газетасы саннарының берсендә ЗАГС идарәсе «Мәктәпкә җыенырга булыш» акциясе игълан итүе турында язган иде инде. Хәзер бу акция НТР телерадиокомпаниясендә дә башланды.
Күпбалалы, мохтаҗ, инвалид балалы гаиләләргә ярдәм итәргә теләүчеләр редакциягә мәктәп өчен кирәк-яраклар – канцелярия товарлары, букчалар, киемнәр һ.б. алып килә ала. НТР исемлегендә мондый 10 гаилә бар. Тулырак мәгълүматны 077 номерына шалтыратып белешергә була.

Яңа маршрут

Транспорт реформасы турында сүз башланса да, Түбән Кама мэры Айдар Метшин әйтүенчә, зур үзгәрешләрне 2020 елдан соң гына көтәргә кирәк. Шулай да кайбер чаралар күреләчәк икән.
Сентябрь аенда шәһәр буенча 47 нче маршрутлы автобус йөри башлар. Ул 34 нче, 44 нче, 45 нче, 47 нче һәм 49 нчы микрорайоннары аша узачак. Кайбер маршрутларга ярдәмгә шәхси автобуслар да чакыру планлаштырыла.

Игътибарлы булыгыз!

Сименеево авылы янындагы Инеш елгасы аша яңа күпер салыначак. Шул сәбәпле, Зәй белән Сухрау арасында юл 30 ноябрьгә кадәр ябылачак. 
Машина йөртүчеләр өчен Зәй-Сухрау-Болгар маршруты тәкъдим ителә. Юлларда игътибарлы булыгыз!

Шалтыратып, белешә аласыз

25 августка кадәр «Роспотребнадзор» сөт ризыкларын кибеттә урнаштыру кагыйдәләре буенча «кайнар линия» оештыра. 
Кызыксындырган сорауларга җавапларны 10.00-16.00 сәгатьтә 8-800-555-49-43, 42-51-27, 41-54-34 номерларына шалтыратып белешеп була.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X