Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

ХӘБӘРЛӘР

Кыскача яңалыклар

Яңа машина кайткан

Янгынга каршы федераль көрәш хезмәтенең беренче отрядына яңа, заманча янгын сүндерү автомобиле кайткан.
Аның төп өстенлеге – нефть, газ, саклау, эшкәртү объектларындагы янгыннарны тиз арада сүндерү. Машина секундка 70 литр су һәм күбек сиптерә ала. Су сыйдырышлыгы 7 тонна булган бу янгын сүндерү машинасы, шактый зур янгыннарны да сүндерергә мөмкинлек бирәчәк. Әлегә яңа техниканы өйрәнү, үзләштерү буенча укулар уза.

Билгесез солдат көне

Бу уңайдан шәһәребезнең Җиңү монументы янында митинг булды, тантаналы төстә мәңгелек ут кабызылды.
Мәңгелек ут Җиңү монументында төзекләндерү эшләре алып барганда, башка урынга күчерелеп торган иде. Митингта сугыш кырларында һәлак булган батырларны бер минут тынлык белән искә алдылар, алар хөрмәтенә. һәйкәлгә чәчәкләр куйдылар.

Ремонт булу сәбәпле...

4-15 декабрь көннәрендә чәршәмбе, иртәнге якта «Түбән Кама Нефтехим»да факел төтенләп янарга мөмкин.
Чөнки изопрен-мономер заводының икенче реактор блогында капиталь төзекләндерү эшләре башланды. Ремонт барган көннәрдә санитар саклау зонасына кергән торак пунктларда һава сыйфатын контрольдә тоту максатыннан, җил юнәлеше исәпкә алынып, тикшерүләр уздырылачак.

Элекке урынына күчерелгән

Түбәнкамалыларның соравы буенча авыл хуҗалыгы ярминкәсе яңадан элекке урынына кайтты.
Ул яңадан шәһәрнең Көньяк урамындагы «Магнит» сәүдә үзәге янында узачак. Монда җитештерүчеләрдән чагыштырмача арзанрак бәягә сыер, сарык ите, бал сатып алырга мөмкин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев