Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

ХӘБӘРЛӘР

Кыскача яңалыклар

Сорауларыгыз булса

17 октябрьдә Татарстан баш федераль инспекторының Түбән Камадагы җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә халыкны җитәкчеләр кабул итә:
15.00 сәгатьтә халык сорауларына Эчке эшләр идарәсенең миграция мәсьәләләре буенча бүлек начальнигы Галина Баһаветдинова җавап бирә. 36-05-62 номеры белән телефоннан шалтыратып язылырга.

Белемнәрне тикшерик

19 октябрьдә 13.00 сәгатьтә Халыклар дуслыгы йортында «Татарча диктант» акциясе уза.
1 ноябрьдә исә 10.00 сәгатьтә, Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, «Зур этнографик диктант» та катнашу мөмкинлеге бар. Нәтиҗәләр РФ Конституциясе көнендә 12 декабрьдә билгеле булачак. Сорауларыгыз булса, 42-05-35 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.

Санлыга күчтек

Россия санлы телевидениегә күчте. Түбән Камада гади антенналар белән федераль каналларны карап булмаячак. Моның өчен яисә яңа антенна, я приставка сатып алырга кирәк иде. Аерым категория кешеләре өчен приставкаларны сатып алуда субсидия каралаган. Бүгенге көнгә 135 гаилә гариза язган. Санлы телевидениегә күчәргә ярдәм итүче үзәккә 40-07-20 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.

Яңа резидент

«Түбән Кама» ТОСЭРында 10 нчы резидент теркәлгән. Предприятие сәнәгать паркында урнашачак. «Симпл» компаниясе полимер торбалар, стретч-пленка, фитинглар җитештерә. Чимал белән «Сибур» һәм «Түбән Кама Нефтехим» тәэмин итә. Кертелгән акча күләме 23 миллион сум тәшкил итәчәк, 21 эш урыны булдырачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев