Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

ХӘБӘРЛӘР

КЫСКАЧА ЯҢАЛЫКЛАР

Митинг уздырдылар

Шәһәребездә Диңгез пехотасы көне уңаеннан митинг узды. Анда һәлак булган солдатларның әниләре, мәктәп укучылары, хезмәт ветераннары катнашты.
Митингта бәйрәм хөрмәтенә запастагы хәрбиләргә истәлекле бүләкләр тапшырдылар, һәлак булган иптәшләрен бер минут тынлык белән искә алдылар. Соңыннан чарада катнашучылар сугышчы-интернационалистлар һәйкәленә чәчәк салдылар.

Җиңүчеләр бүләкләнде

Түбән Каманың нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятендә «Worldskills» һөнәри конкурсның җиңүчеләре бүләкләнде.
Бүләкләү тантанасында катнашучылар арасында мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен оештырылган «Абилимпикс» конкурсы җиңүчеләре дә бар. Аларга, ярышта җиңү җиңел бирелмәгән. Тик үҗәтлек һәм тырышлык максатларына ирешергә ярдәм иткән.

Тәмамлану алдында
Петербург фәнни-тикшеренү институты белгечләре шәһәребездә җәмәгать транспорты йөрешен тикшерәләр.

Тукталышларда пассажирлар агымын өйрәнү төгәлләнгән, хәзер бу мәсьәләгә кагылышлы интернет-сораштыру үткәрелә. Теләк-тәкъдимнәрегезне 41-56-41 телефоны буенча да (транспорт бүлеге) җиткерә аласыз. Алар яңа транспорт моделе төзегәндә исәпкә алыначак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев