Туган як

ХӘБӘРЛӘР

Кыскача яңалыклар

Яңа җитәкче

Түбән Камада физкультура һәм спорт идарәсе җитәкчесе итеп, Александр Клипачев билгеләнде.
Ул моңа кадәр, «Юность» сәламәтләндерү лагере директоры булып эшләгән.

Яңалары куелачак

Шәһәребездә урам утларын алыштыру эшләре башланды.
2020 елның апрель аена кадәр барлыгы 6879 лампочка алыштырылачак. Лампочкалар алыштырылганда баганаларда ут сүнеп торырга мөмкин. Шунлыктан машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә аеруча сак булырга киңәш ителә. Әлегә лампочкалар Химиклар урамында алмаштырыла.

Ремонт көтелә

Киләсе елда Түбән Камада 111 ишегалдын төзекләндерәчәкләр.
Бу – «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында башкарыла. Планда ишегалды юлларын, тротуарларны, яктырту баганаларын, балалар мәйданчыкларын ремонтлау күздә тотыла.

Сак булыгыз, балалар!

ЮХИДИ хезмәткәрләре, бу елның 25 декабреннән киләсе елның 8 гыйнварына кадәр, «Кышкы каникул» операциясе үткәрә.
Чара барышында балаларны транспортта йөртүгә игътибар биреләчәк, инспекторлар балалар белән очрашулар оештырачак. Юл йөрү кагыйдәләрен бозучы укучыларга махсус карточкалар төзелеп, укыган мәктәпләренә хәбәр ителәчәк. 11 ай эчендә Түбән Кама юлларында барлыгы 64 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда бер бала һәлак булган, 66 бала зыян күргән.

Үзиреклеләр өчен бәйрәм

«Веста» үзәгендә ирекле ярдәмчеләр өчен бәйрәм үткәрелде.
Очрашуда бер ел буе башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды, аеруча актив үзиреклеләр рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: